«Акчага кызыгалар» — Биш бала үстерүче Рәдифә һәм Илнур Ногмановлар тормышы

-- Alfia

Әлмәттә яшәүче Рәдифә белән Илнур Ногмановлар биш бала үстерә. Төпчек баланы узган ел алып кайтканнар. Рәдифәгә – 38 яшь кенә әле. Ир белән хатын тормышларыннан канәгать. Тик чит кешеләр генә төрлечә кабул итә. «Биш бала» дигән сүзне ишетүгә, кызыксыну уяна. «Хөкүмәт акча бирә башлагач, табалар инде… Акчага кызыгалар», – дип әйтүчеләр аз түгел. Рәдифәгә сорауларның кәттәрәген дә ишетергә туры килә: «Сабыйларның аталары бармы, бер генәме? Эшлисеңме соң син? Нәрсә уйлап, шулкадәр тапкансыңдыр?..»

Тыныч карый андый сорауларга Рәдифә Ногманова. «Ирем бар, берәү генә. Эшем бар, хәзер балалар белән өйдә утырам. Барысын да яратабыз, берсе дә артык түгел. Ашарга-эчәргә җитәрлек, киемгә аптырамыйбыз», – дип җавап бирә.

Эшкә генә түгел, сүзгә дә батыр ханым ул. Аны тыңлап торган кеше, ахыр чиктә: «Молодец, сеңелем, булдыргансыз!» – димичә калмый. Рәдифә дә, ире Илнур да күп балалы гаиләдә үскән. Рәдифәләр – бишәү, Илнурлар – дүртәү. «Безнең әниләр дә беркайчан, балаларым күп, нишләтим, дип аптырап утырмаган. Әни эштән кайткач, гел ашарга пешерүдә иде. Йон эрләде, бәйләде, бер минут тик тормады. Без дә кечкенәдән кул арасына кердек, эшләп үстек. Әти онын, маен, башкасын алып кайтып торды. Төп йортта яшәгәч, ризыктан өзелмәдек. Әни бер белмәгән кешеләрне, хәтта авылга килгән чегәннәрне дә ашатып-эчертеп чыгара иде. Күп балалы булсак та, башкалардан ким яшәмәдек», – ди Рәдифә.

Ул – Чирмешән районының Туймәт авылы кызы. Һөнәре буенча – журналист. КФУда икенче курсны тәмамлагач, апасы янына Әлмәткә кайтып китә. «Луч» телекомпаниясенә русча яңалыклар бүлегенә эшкә урнаша, укуын читтән торып дәвам иттерә. «Русчам ипи-тозлык кына иде, ярты елда чатнатып сөйләшергә өйрәндем, текстларны русча язам, әңгәмә корам. Теләк барда барын да булдырасың», – ди Рәдифә. Әлмәттә Сәламәтлек саклау идарәсендә эшләгән шофер егет Илнур белән очраклы танышалар. 29 яшьлек Илнур, озакка сузмыйча, кавышу турында сүз кузгата башлый һәм үзеннән 10 яшькә яшьрәк кызның кулын сорарга өйләренә бара. Әнисе Рәсимә апа: «Яшь бит әле, нинди кияүгә чыгу…» – дип карышып маташа. Әтисе Мәүлет абый: «Туйны кайсы көнгә билгелибез?» – дип, сүз әйтергә урын калдырмый. Кыз баланың вакытында башлы-күзле булуы хәерле, дип уйлаган, күрәсең. Ногмановларның ике елдан соң уллары Ислам туа. Малайга бер ел яшь тулгач, ана белән бала, икәүләп Казанга барып, университет тәмамлаганга диплом алып кайталар. Ислам – бүген буй җиткән егет, Әлмәттәге музыка көллиятенең беренче курс студенты.

2007 елда Камилә дөньяга килә. Тагын бер елдан Ниязлы булалар. Ир белән хатын, шуның белән түгәрәкләрбез, үстереп кеше итәргә кирәк, дип план кора. Балалардан калган кием-салым, уенчыкларның берсен дә калдырмыйча, туган-тумачага, дус-ишкә өләшәләр. Нияз биш-алты яшькә җиткәч, кызлары Камилә: «Абыйның энесе бар, нигә минем сеңелем юк, сеңелкәш кирәк», – дия башлый. Ата-ана кызның сүзләрен җитди кабул итә. Нияз беренче сыйныфка укырга кергәндә, тагын бер бәби алып кайтырга ниятлиләр. Тик дөнья син теләгәнчә генә бармый бит әле. Рәдифә өч елдан соң авырга уза һәм Камиләгә иптәшкә Ясминә туа. Рәдифә аңа йөкле вакытта, исән-сау тапсам, бишенче балага да тырышачакбыз, дигән уйны күңеленә беркетә. Моңа бала җанлы, нык ихтыярлы кеше генә батырчылык итәдер.

– Журналист булып эшләгәндә, авыру бала үстерүче гаиләләр турында цикл әзерләгән идек. Икешәр-өчәр инвалид бала тәрбияләүчеләр бар. Балаларда ДЦП, даун, аутизм һәм башка чирләр… Ата-аналар, авырлыкларга, каршылыкларга карамастан, якты уйлар белән яши, тормышка ябышып ята. Ул язмаларда әлеге гаиләләрнең уй-кичерешләрен күрсәтәсе килде. Аларга карап сокланасың һәм сау-сәламәт бала үстерүнең никадәр зур шатлык икәнен аңлыйсың, – ди Рәдифә.

Ясминә туып, бер ел да бер ай узды дигәндә, тагын бер кызчык дөньяга аваз сала. Анысына Әминә дип исем кушалар. Рәдифә 37 яшьтә биш балалы булып куя. Ул галәмәт күп бала үскән гаиләдә ата кеше өйгә кайтып та кермидер шикелле… «Һәр көнне эштән балаларны сагынып кайта. Улларыбыз-кызларыбыз әтиләрен ишек төбендә каршы ала. Әминәсенә кадәр, үрмәләп, әтисе янына ашкына. Ирем һәрберсен кочагына ала. Белсәгез икән, шуннан да рәхәт, күңелле мизгелләр юк, – ди Рәдифә. – Өйләнешкән мәлдә каенанам Дамирә, каенатам Сәлмән белән бергә яшәдек. Балаларны үстерергә нык булыштылар. Без тыныч күңел белән эшкә чыгып киттек. Алар булмаса, бер-бер артлы бала табу безне дә сагайтыр иде».

Баларның берсе – Әлмәт музыка көллияте студенты, икесе мәктәптә укый, икесе – өйдә. Акча өчен табалар, дигән сүзгә Ногмановлар көлеп карый. Сез дә табыгыз, үстерегез, диләр. Дөрес, хөкүмәттән ярдәм бар. Ана капиталы акчасына торак шартларын яхшыртканнар. Өченче бала тугач, Әлмәттән ерак түгел 6 сутый җир кишәрлегенә ия булганнар. Утырып чыгып китәргә машиналары кул астында. Фатир алырга документлар җыеп тапшырганнар. Күп балага тиешле пособиедән тыш, быел хөкүмәттән өстәмә ярдәм бирелә башлады. Гыйнвар, февраль айларында 25әр мең сум өстәмә акча алганнар. Ногмановлар ул акчаны күктән төшкән көтелмәгән байлык дип кабул иткән. Улларына социаль стипендия түләнә. Хөкүмәт түләүләре сөендерсә дә, күпбалалы гаиләнең кеременә караганда, чыгымы күбрәк. Пособие сорап баргач, кырын карамаслармы, дигән уй да күңелгә керә. Социаль бүлекләрдә дә төрле кеше утыра ич: аңлаучысы да, аңлап бетермәүчесе дә бар…

– Төрле җирләргә күп йөрибез бит инде. Бу заманда нигә бишәр бала табып, фәкыйрьләр санын арттырырга, дип йөзгә бәреп әйтүчеләр дә була, – ди Рәдифә. – Аларга, заманага сылтамагыз, дим. Сугыш чорын карагыз, әби-бабайларыбыз, сезнеңчә уйласа, берне дә алып кайтмас иде. Алар курыкмаган, итәк тутырып, бала табып үстергән. Байлык акча белән генә исәпләнми. Яныңда таяныр кешең булу, үзеңне рухи яктан канәгать хис итү кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә балалар җибәргән, аларны үстерергә ышаныч биргән. Бер бала янына икенчесе, икенчесе янына өченчесе, өч янына дүртенче, бишенчесе сыя.

Рәдифә белән ничә сәгать сөйләшеп утырып, бер зарлану сүзе ишетмәдем. Болай булмый ич инде. «Әйдә, мин әйтәм, үзара ачылып сөйләшик әле. Үзебезчә, кызларча… Бөтен кеше авырлыктан аһ иткәндә, син ничек зарланмыйсың инде? Биш бала үстерүнең ничек мәшәкате булмасын? Ярар, керне машина юа, ә үтүкләү? Бер күлмәктән генә исәпләгәндә генә дә җидене үтүкләргә кирәк ич сиңа?!»

– Ышанасызмы, юкмы – балалар үз киемнәрен үзләре үтүкли, – ди Рәдифә. – Бер-ике генә күрсәттем. Тиз җаена төштеләр. Минем күлмәкләрне дә үтүкләп бирәләр.

– Ул балаларны күтәрәсе, төшерәсе, токсикозы…

– Болар барысы да вакыт үтү белән онытыла. Берсе дә истә калмый.

– Төн йокың кача, ял күрмисең…

– Ял итәм. Бала йоклаганда, ятып торам. Бер табиб шуңа өйрәтте. Бик акыллы киңәш. Башкалар да шулай эшләсен. Йоклап алсаң, тыныч буласың, син тыныч икән, балаң да тыныч.

– Ә ашарга пешерү?..

– Аның нәрсәсе бар инде. Бездә дә аш бер кәстрүлдә пешә. Пилмәнне ясыйбыз, токмачны кисәбез. Бер җәймә җәйгәч, икенчесен дә җәеп куям. Таныш-белеш сатып алып китә. Ризыкны гел өйдә әзерлим. Ирем табып тора. Җәй көне бакча башына чыгасың, җиләк өлгергән. Җый да сат, акча акмаса да, тама. Узган ел әби-бабай, балалар белән бергә җыеп, вакытны рәхәт үткәрдек. Үләннәр җыеп куям, кара чәй эчмибез. Кырлыган, җиләк яфрагы, юкә чәчәге, чабыр, бөтнек, мелисса үләннәре бетеп тормый. Бакчабыз бар, анда яшелчә үсә. Чәй эчәргә кишер, чөгендер кәнфите, кабак тәмләткече ясыйм. Балалар белән бергәләп эшлибез, ял итәбез. Күңелле. Биш бала күп түгел, таянырдай, иркәләнердәй кешең булсын. Таянычым – ирем, аңа рәхмәтем бик зур. Хатын-кыз беренче чиратта үзен яратсын. Үзе бәхетле булган хатын гына иренә, балаларына бәхет, тынычлык бирә ала. Шул чагында гына үзеңә ышанычың арта.

Бик үзенчәлекле кеше булып чыкты, эһ тә итмичә, биш бала үстерүче Рәдифә һәм Илнур Ногмановлар.

Фәния Арсланова

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле