Татарстан синоптиклары һава торышы начарлануы турында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 9 мартта, Татарстанда урыны белән көчле җил исәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда томан төшәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, республика территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Температура күтәрелүен дәвам итәчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле