Рөстәм Нәбиев: «Кызыбызның кендеген дә үзем кистем…»

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Рөстәм Нәбиев Инстаграм битендә бала табу мизгелләреннән истәлекле фотолар һәм видео куйган. Шулай ук ул бу вакыйганы ничек кичерүләре турында язган.

Мин үзем бу көнне хатыным янында булырга теләдем. Индира мине үгетләмәде, ә бу теләгемне белдергәч, ул шаккатты… Индира бала табу процессына бик җаваплы әзерләнде. Әзерлек курсларына да йөрде. Минем өчен иң авыры — тулгакларны кичерү булды. 2,5 сәгать дәвамында хатыныма бик авыр булды. Мин аңа ярдәм итәргә теләдем, массаж ясадым… Баланы таптыра башлагач, мин табибларга комачауламаска, кирәкмәгән җиргә карамаска тырыштым. Индира балабызны 5 минут эчендә тапты. Анда барганыма бер дә үкенмим. Күпләр мине бала табу йортына бармаска өндәде. Андый моментларда үзегезне һәм хатыныгызны гына тыңларга киңәш итәм. Башыннан алып ахырына кадәр барысын да күрдем, хәтта кызыбызның кендеген дә үзем кистем. Сөйгәнемә бик авыр булганын аңладым. Хәзер аңа карата хөрмәтем артты гына…» дип үзенең кичергәннәре белән бүлешә Рөстәм Нәбиев.

 

 

 

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиев Инстагармыннан

Бәйле