Кытайда коронавирусның дөнья буйлап таралу вакыты турында сөйләделәр

-- Alfia

Covid-19 коронавирусы бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак. Бу турыда РИА Новости «Шенмин шибао» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

«Фаразлаулар буенча, эпидемия бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак. Коронавируска каршы көрәш экспорттан (Кытайдан килгән авыру) импортка күчәргә мөмкин», — диде Кытай халык Республикасы Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе башлыгы Чжун Наньшань.

«Татар-информ» агентлыгы профессор Агафанов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсеннән коронавирус аркасында карантинда булган сигез россиялене чыгардылар, дип хәбәр иткән иде.

Россия  сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Diamond Princess лайнеры пассажирлары белән ике атна карантин узган Республика клиник инфекцион хастаханә табибларына һәм хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле