Зөядә су күтәрелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китергән?

-- Alina

11 март Зөядә су күтәрелү сәбәпле, Буа районында ике күперне өлешчә су баскан. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республиканың Буа районында ике күперне су басуы турындагы хәбәр бүген 7.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килгән.

Урында билгеләнгәнчә, Кыят торак пункты янында су күтәрелү биеклеге 30 см, ә Черки Килдураз авылы янында 54 см тәшкил иткән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, әйләнгеч юллар, шулай ук халык тормышы өчен тәэмин ителеш (янгынга каршы, азык-төлек һәм медицина) мәсьәләләре каралган.

 

 

Мәгълүмат ТатарИнформ

Бәйле