«Әле мондый әйбернең булганы юк иде» — Илсөя Бәдретдинованы тамашачылары шаккатыруын дәвам итә [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдиновага Башкортстанда Дәүләкән тамашачылары уенчык ат бүләк иткәннәр һәм атказанган артист исемен биргәннәр.

«Өстәгеләр ишетмиләр, без Илсөя Бәдретдиновага район халкы исеменнән атказанган артист исемен бирик әле. Ат бүләк иттек, мендереп кайтарыйк әле, бәлки өстәгеләр күрерләр. Туры әйткән туганына ярамый. Син бит туры әйтәсең», дип мөрәҗәгать итте җырчыга тамашачысы.

«Әле мондый әйбернең булганы юк иде, Дәүләкән халкы зурлады», ди Илсөя Бәдретдинова бу турыда.

 

Мәгълүмат Илсөя Бәдретдинова инстаграмыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий