Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 13 мартта, Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көндез һәм кичке сәгатьләрдә җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр, шул исәптән Казанда – 21 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

14 март төнендә республикада шулай ук көчле җил булачак. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк (аерым алганда, Казанда 18 метрга кадәр).

Метеорологларның башлангыч фаразларына караганда, җомга, 13 мартта, актив атмосфера фронтлары төбәк территориясенә янә явым-төшем китерәчәк. Татарстанда элек урнашкан аномаль җылы һава торышы әлегә сакланачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле