Әдилә бүлмәнең түр ягындагы диван янына килде. Әле бер курчагын алып күкрәгенә кыса, әле икенчесен… и… сабыйкай… шатлыгы белән уртаклаша икән бит:
– Минем әнием кайтты! Елама, алтыным, синең әни дә кайтыл. Минеке кайтты!
Икенче курчагын алып яулыкка төрә-төрә, кайбер авазларны дөрес әйтмәсә дә, аңлашырлык итеп анысын юата:
– Син дә елама, бәбкәем, әз генә көт, яме?.. Влач укол ясый да, әниең телелә… Әниләл балыбел кайта ул.
Нәфисә бу сүзләрнең Әдиләгә бик еш әйтелгәнен җаны белән тойды.
Әнием ишетсен дә, әнием тизрәк кайтсын!
Яныма минем килсен, әнием мине тапсын!
Дөньяда бит алай булмый, бала әнисез тормый…
Бу мультфильмны да кызчык еш карыйдыр…
Шунда ул күрше бүлмәнең ачык калган ишеге янынарак килде. Гаепле кыяфәттә Замир аклана икән:
– Берсе дә сез уйлаганча түгел, әби. Бу хатын очраклы гына. Трамвайда Әдилә, аны күреп, әнисе дип белеп, чат ябышты. Мин үтенеп сорагач, бала хакына бирегә килде ул. Хәзер берәр сәгатьтән кызым йоклар, китә ул…
– Әгәр… яраса… мин китмим.
Ишек яңагына сөялеп торган хатынның яшьле күзләрен күргәч, барысы да сискәнеп куйдылар. “Ошаса да ошар икән кызыбызга!..” Алты айлык Әдиләне күтәреп кызлары шулай сөялеп торган иде:
– Әнием, нишлим икән, бигрәк тынгысызлана бит!
Ә үзенең күзләре – мөлдерәмә яшь…
– Кая, кызым, үзем бераз күтәреп йөртим, бар син ятып ал бераз, үзең ныграк бетеренгәнсең… теше чыкканда бала көйсезләнә шулай, сабыр итәргә кирәк, – дип, кызларын юатканы әле кичә генә кебек. Яшькә бу хатын Рәфизәдән күпкә өлкәнрәк булса да, чәчләрен яулык астына яшереп йөрүенә, иреннәрен матур итеп бөрештереп, җыйнак авызын ачып сөйләшүенә кадәрле кызларына охшаган… “Булса да булыр икән… хәерлегә булсын…”
Мәчеткә бер атнадан бардылар. Инде башка максат белән. Ир белән хатын булырга никах укыттылар. Ләкин никахка юл шома гына булмады…
– Улым, – диде әнисе, Нәфисәне күрсәтергә алып килгәч, – синең якка күз дә сирпеп карамаган, бала белән генә мәш килгән хатын… Җиде яшькә олы да дисең. Бер дә күңел кабул итми… Бүген чакырсаң, сиңа чыгарга атлыгып торган үз яшьтәгеләрең барда…
– Әнкәй, Нәфисәнең сиңа да, әткәйгә дә, хәтта миңа да ошавы мөһим түгел бүгенге көндә. Миңа кызымның кечкенә йөрәгенең үксезлектән терелүе кирәк. Гомумән, мин сезгә кәләш күрсәтергә килмәдем, фәлән көннең фәлән сәгатенә мәчеткә никахыбызга чакырырга килдем, – дип катырак та әйтте бугай Замир. Ул иң якын кешеләренең булачак хатынына карата үзен икеләнүләргә этәрүләрен ошатмады.
Замирның үз әти-әнисенең киресе буларак, үлгән хатынының ата-анасы бу никахны мәгъкуль күрде. Нәфисә аларга басынкылыгы һәм бөтен игътибарын иргә түгел, балага юнәлдерүе белән ошады. Замир яшь, барыбер кайчан да булса өйләнер. Ә чит баланы үзенеке кебек яраткан хатын табылырмы? Хәзер кызлар бала табарга да атлыгып тормыйлар, тыштан юаш, эчтән шайтанга юлдаш булганнары бар. Үги баланы түгел, үз балаларын карарга авырсынганнары да җитәрлек…
Нәфисә Замирга үз тормышын кыскача гына сөйләп биргән иде. Ул, үз чиратында, якыннарына бик кирәклесен генә әйтте. Ире фаҗигале рәвештә вафат булган, балалары булмаган, шәфкать туташы булып эшли. Калганы беркемне кызыксындырмады. Никах ашына килгәч, Нәфисәнең әти-әнисе, авыл кешеләренә хас тыйнаклык белән, артык күп сөйләшмәделәр; үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып, акыллы киңәшләре белән бәгырьгә төшмәделәр. Бу никахтан соң, бернинди үпкә-рәнҗешсез, өч гаилә кода-кодагыйлар булып туганлашты…
– Замир, кияү… берүк безне оныгыбызны күрүдән мәхрүм итмәгез! Күпме гомеребез калган – шушы сабыйдан кала беркемебез юк бит…
– Авырсынмасагыз, без һәрвакыт сезгә дә, башка әти-әниләргә дә бергәләп килеп йөрербез…
Әдилә Нәфисәне трамвайда ничек кысып кочаклаган булса, шулай “әнием” дип, җае чыккан саен кочакка атылып кына тора. Әни назын бик сагынган шул нарасый. Нәни генә йөрәге белән зур югалтуны кичергән; моңлы күзләрен ишек-тәрәзәдән алмаган сабый бала, баштагы мәлләрдә “тагын китмәсен” дигән кебек әнисенең кулларын тоткан килеш йокыга тала; матур керфекләрен тибрәтеп күзләрен ачу белән янында әнисен күрмәсә, елап җибәрә. Әнисе очып килеп җиткәч, сабыйның куанулары! Нәфисә дә “кызым” дип иркәләп кенә дәшә… Йөрәгендәге бар яратуларын балага арнады, иренең вафатыннан соң таш булып каткан бәгыренең май кебек эреп, бу сабыйны һәр күзәнәге белән үз баласы итеп кабул итүе Нәфисәнең үзен дә яшәртеп җибәрде, тулы тормышка кайтарды. Җомга саен мәчеткә барып, ире белән яшь баласын калдырып киткән Рәфизә рухына хәер бирде, дога укытты. Кызын үзеннән калдырмады. Хәер, бу мөмкин дә түгел иде: элек әби-бабайлары янәшәсендә яшәгән сабый, хәзер аларда калмас өчен, Нәфисәнең киенүен күрүгә елый башлый. Күрәсең, әнисен кабат югалтырмын дип курка.
– Әйдә, кызым, саф һавада йөреп кайтыйк әле. Сине күреп нәни кошлар да шатлансын. Без аларга ипи дә алыйк.
– Әнием, кошлалны мин ашатаммы?
– Әйе, күз нурым, җимне син сибәрсең – кошлар бит сиңа өйрәнделәр, шәфкатьле гүзәл дустыбыз чыга дип көтеп торалардыр. Алар үзләре дә сиңа бәхет, иман телиләр…
Шулай матур гына яшәп киттеләр. Нәфисә фатирын сатмады, ике студент кызны кертте. Замирның өч бүлмәле фатирында өч җан ятимлек пәрдәсен теткәләп ташлау максаты белән бергәләп Яшәү китабының изге битен ачты. Нәфисә бала хакына эшеннән чыкты. Әдилә күзгә күренеп тереләнеп китте, өйдә аның шат көлү тавышы бернинди кенәри кошларның сайравын да алыштыра алмый. Замир бу хатынга бөтен йөрәге белән рәхмәтле, ничек кенә күңелен күрергә белми изалана. Болай итсәм… алай итсәм, ошатмас… дип курка. Ә хатын күңелендәге Замирны кызгану тойгылары (ни могҗиза!) олы мәхәббәт хисенә алышынып бара. Ирнең сабырлыгы, бала җанлылыгы, тыйнаклыгы, күзләрендә яшәү очкыны кабызып эчкерсез елмаюлары Нәфисәнең йөрәген әсир иттеләр.
Югалтуның әрем тәмен беләм,
Ширбәт тәмле шуңа табышым.
Синең күзләр миңа елмайганда
Бәхет белән кабат таныштым.
Күңел бакчам төссезләнгән иде,
Саргайганнар иде гөлләрем.
Риза идем көзгә керүемә,
Бер көй ага бирде көннәрем…
Язлар булып килеп кердең җанга –
Яшәрделәр күңел гөлләрем.
Хушбуй сипкән чәчкә өсләренә
Кунып суза былбыл көйләрен.
Ир кызын гына аерып куймый, хатынына да гел игътибарлы. Эштән кайтышлый, ике йөрәк парәсенә йомшак уенчык яки тәм-том алып кайтмый калмый.
– Килегез, асылкошларым, сагынып кайттым үзегезне! Менә, кызым, син яраткан каймаклы туңдырма. Ә монысы әниеңә минем яратуым билгесе, – дип кызыл розалар һәм “Рафаэло” конфетын суза.
Өч айдан соң Нәфисә төннәрен Замир бүлмәсендә сөю дәрьясына чумды…
Вакыт Галиҗәнәпләре алга ыргыла. Нәфисә кабат эшкә урнашты. Әдиләне балалар бакчасына бирделәр. Шатланып, ике кулы белән әти-әнисен җитәкләп, ашкынып бара бакчага. Кичен Нәфисә үзе барып ала. Елмаеп, сөеп күтәреп ала. Кызчык муеныннан кысып кочуын ташламады. Үзе бертуктамый тәтелди дә тәтелди:
– Әни, әнием!.. Бүген безгә Кәҗә белән Салык килделәл. Алал матул әкият сөйләделәл. Аннан без алал белән уйнадык.
– Менә ничек кызык булган! Сиңа ошадымы, кызым?
– Әйе, әни. Мин Кәҗәнең сакалын тоттым. Кәҗәнең нигә сакалы бал, әнием?
– Ул бик акыллы, кызым, бик күп беләдер. Бабайларның, акыллы булгач, сакалы була.
– Мин акыллы булсам, минем сакал буламы?
– Юк, кызым-йолдызым, синең беркайчан да сакалың булмый. Синең күзләрең генә нурлырак, йөзең чибәррәк, зиһенең яктырак булачак! – Нәфисә баласын күкрәгенә кыса, аркасыннан, башыннан сыйпый. Әдиләгә бу иркәләүләр бик ошый. Күз тимәсен, бик ягымлы, сүз тыңлаучан кыз булып үсеп килә…
Замир да йөрәк җәрәхәтләреннән савыкты. Нәфисәгә карата беренче күрүдән үк Замирның йөрәгендә зур хөрмәт хисе туса, хәзер мәхәббәтле карашын хатынның алсуланып торган бит алмаларына, сөйкемле нурлар койган күзләренә төбәп соклана. Эшеннән сагынып кайта. Икесен дә бергә күтәреп:
– Исән тордыгызмы, минем асылташларым! – дип, әйләндереп ала. Китә чыр-чу, китә көлү… Әдиләнең бәхете ир белән хатынга Җирдәге иң мөкатдәс сөю белән түләде. Ә бит башкача да яши алырлар иде, “бала хакына” дип, Замир барыбер гаилә учагының җылысын саклар иде… Хатынына кадер-хөрмәт күрсәтер иде… Ләкин йөрәкләрдә мәхәббәт дөрләмәсә, тулы бәхетне тоярлар идемени алар?! Алланың рәхмәте киң – ятимне мәрхәмәтле канаты астына алганга, Нәфисәгә фәрештәләр сөйкемлелек белән бергә гашыйк иттерү серен дә биргәннәр, күрәсең. Әле боларны гына түгел икән…
Әдиләнең туган көнен быел да үз әнисенең әти-әниләрендә бәйрәм иттеләр. Табын әзерләүне Нәфисә тулысы белән үз өстенә алды.
– Сез ятып ял итеп алыгыз, кеше килгәч, болай да арып бетәрсез, – дип, Әдиләне үз янында шакмаклар белән уйнарга утыртты да, салатлар ясады, итле һәм җимеш белән бәлешләр пешерде. Бианасы ярдәм итешим дип килеп җиткәндә, өстәлне бизәп бетергән иде инде.
– Бигрәк уңгансың, килен; бигрәк игелекле, илгәзәк булдың. Балабыз, әнә, ничек тернәкләнде, яман күзләрдән сакласын, бик зиһенле булып үсеп килә: бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер диләр бит. Улыбыз Замир да кош тоткандай сөенеп кенә йөри – бәхеткәйләрегез гомерлек булсын! Раббем үзеңә савабын икеләтә кайтарсын! – әнкәсенең чын күңелдән теләкләр теләве әллә нидән күңеле болганып йөргән Нәфисәне канатландырып җибәрде:
– Рәхмәт, әнкәй, җылы сүзләреңә. Үзегез дә таза, исән-сау яшәгез. Әдиләнең киләчәге барыбыз өчен дә куанычлы гына булсын!
Баштарак аның бизәнеп-ясанып йөрмәвен аңламаган кебек иделәр, озын күлмәк киюен дә ошатып бетермәгән иделәр. Нәфисә ягымлы карашы белән төрле шикләр бозын эретеп ташлады. Хатын-кызны кершәннән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи шул. Хәзер, аллага шөкер, килен белән каенана арасы үрмә гөлләрдән үрелде…
Соңгы көннәрдә Нәфисәнең иртән торып баскач, ефәк алсу эчке күлмәген зәңгәр чәчкәле халатка алыштырганда һәм өстәлгә аш әзерләгәндә еш кына укшыгандай иткәнен күреп, ире:
– Бәлки, болар бер дә юктан түгелдер, җанкисәк? Әйдә, хатын-кызлар консультациясенә барып кайтыйк әле? – дип сүз башлады.
Бу сәер халәтен ничек дип тә юрарга белмәгән Нәфисә ризалашты. Ул Замирга үзенең бәби таба алмаганын сөйләүне кирәк дип тапмаган иде, чөнки ире Әдиләдән башка тагын бүтән бала тууын барыбер теләмидер дигән уйда булды… Табиб бүлмәсеннән май кояшыдай балкып, тирә-юньгә бәхет нурлары бөркеп килеп чыккан хатынын күрү белән, Замир шатлыгыннан күкнең җиденче катына ашты…
Зимфира Исламова