Казанда кинәт вафат булган танылган эшкуар Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу урыны күчерелде

-- Alfia

Танылган эшкуар Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасимен, катнашучыларның күп булачагын күздә тотып, Казанның Мәрҗани мәчетеннән «Ак Барс Арена» стадионына күчерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татспиртпром» компаниясеннән хәбәр иттеләр.

«Хушлашу мәрасиме якшәмбе көнне 09.00-11.30 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Чарада рәсми затларның катнашуы көтелә», — дип искәрттеләр компаниядә.

Эшкуарны Миңнәхмәтовлар гаиләсенең туган авылында – Саба районының Миңгәр авылында җирләячәкләр.

Ирек Миңнәхмәтов Казанда 40нчы яшендә кинәт вафат булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, спорт залында шөгыльләнгән вакытта эшкуарның тромб ычкыну нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Хөкүмәте йортындагы традицион шимбә киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды.

  • Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов 2008-2010 елларда «Чыңгызхан» компаниясенә җитәкчелек итте, параллель рәвештә Казан шәһәр Думасы депутаты да булды. 2015елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр «Татспиртпром» компаниясен җитәкләде. Шушы вакыт эчендә компания Россиянең алкоголь продукциясе җитештерүчеләре арасында даими рәвештә алдынгы урыннарны яулады.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле