Казанда Ирек Миңнәхмәтов белән хушлаштылар [фото-видео]

-- Alina

15 март Казанда  «Ак Барс Арена» стадионында Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату мәрасиме башланды. Чара стадионның үзәк холлында узды.

Эшмәкәрне Миңнәхмәтовлар гаиләсенең туган авылы — Саба районының Миңгәр авылында җирлиләр.

«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта вафат булды.

Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003) һәм КДУның юридик факультетын (2008) тәмамлый. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чыңгызхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда — Казан шәһәре Думасы депутаты.

2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була. Бу посттан киткәннән соң үз бизнесын үстерергә ниятләгән.

 

 

Мәгълүмат Татар-Информ 
Фото Бизнес-Online

Бәйле