Казанда коронавируска каршы вакцина ясый башладылар

-- Alina

Казан федераль университеты тикшеренүчеләре яңа Covid-19 тибындагы коронавирус китереп чыгара торган авыруга каршы вакцина эшләүгә кереште. Шул турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, әлегә вакцинаны эшләүдә КФУ хезмәткәрләре генә катнаша. «Финанслауны автономияле коммерцияле булмаган „ДНК фәнни-тикшеренү үзәге“ оешмасы тәэмин итә, бу — безнең спонсорлар төзегән шәхси фонд», — дип аңлатты ул һәм әлеге структура университетның төрле биомедицина проектларына акча җибәрә, дип өстәде.

Шул ук вакытта Ризванов сүзнең лаборатор тикшеренүләр турында баруын аңлатты. КФУда тере вирус белән эшләү мөмкинлеге юк, шуңа күрә белгечләр геном коронавирус нигезендә генлы инженерия ярдәмендә вакцинаның генно-терапия вариантын ясап эшлиләр.

«Вакцинаның вирус геномы белән лаборатория хайваннарында эшләвен күрсәткәч, коронавируска каршы иммунитет булдырып, без инде тере вирус белән эшләргә хокуклы дәүләт оешмалары белән элемтәгә керәчәкбез һәм анда клиникага кадәрге һәм клиник сынаулар уздырачакбыз», — диде вирусолог.

Бу этапта биологик куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк махсус лабораторияләр кирәк булачак, моның өчен дәүләтнең катнашуы кирәк була, дип өстәде ул.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле