«Аны якты киләчәк көтә иде…» — Ринат Билалов Ирек Миңнәхмәтов турында

-- Alina

15 март журналист, «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча элеккеге урынбасары Ринат Билалов үзенең Инстаграмында Ирек Миннәхмәтов турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Аны якты киләчәк көтә иде. Дөресен генә әйткәндә, башта аның белән танышканчы, «алтын яшьләр» вәкиле буларак, мин аңа шикләнеп карадым, тик аралашкач аның яхшы кеше булуын аңладым. Ирек беркайчан да буш сүз сөйләмәде,  буш вәгъдәләр дә бирмәде… Аз сүзле иде, һәрвакыт кешеләр белән үз-үзен ихтирамлы тота иде. Аның белән эшләү дәверендә мин аның бер генә начар сүз әйтүен ишетмәдем.

Ул алкоголь җитештерү оешмасы белән җитәкләвенә карата каршылыклы мөнәсәбәттә иде кебек. Киңәшмәләрдә ул берничә тапкыр «топ-менеджмент предприятиянең явызлык җитештерүен аңларга тиеш», дип ассызыклый иде.

Ирек чын татар иде, татар телен яхшы белә иде. Салават белән дуслар иде. Мингәрдә дә  Сабантуйны оештыруы формаль булмый иде, шуңа аны еш кына тәнкыйтьләделәр, әмма чара бик күп халык җыя иде…

2,5 елдан соң мин Иреккә килдем,зур компаниядә эшләү тәҗрибәсе өчен рәхмәтемне белдердем һәм журналистикага әйләнеп кайтачагымны әйттем. Ул мине аңлады, бик яхшы озатты. Тик киткәннән соң да корпоративларга чакырды, туган көннәрем турында онытмады. Мөнәсәбәтләрне җайга сала һәм яклый белә иде ул…»

 

 

Мәгълүмат Ринат Билалов Инстаграмыннан

Бәйле