Айгөл Зәйнуллина: «Кызганыч, безнең илдә хатын-кызларны якламыйлар…»

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

16 март «Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллина Инстаграм битендә элеккеге ире оештырган конфликт турында сөйли. Шулай ук җырчы үзе һәм мондый хәлдә калган хатын-кызлар өчен ярдәм сорый. 

«Бүген улымның спорт ярышы вакытында тагын конфликт булды. Минем элеккеге ирем Шәрифуллин Тимур Совет районы судының ата-аналар хокукларын чикләү турындагы карарын бозып, спорт комплексына килде. Бернинди рөхсәт алмыйча, ул балага ябышты. Шул сәбәпле ул җәнҗал куптарды. Ул мине этте, сугарга маташты… Янымда кешеләр булуы гына мине саклап калды. Полициягә гариза яздым, әмма бу берничек тә ярдәм итмәячәген беләм.

Шәрифуллин суд карарын беренче тапкыр гына бозмый. Миңа да беренче тапкыр гына кулын күтәрмәде. Тимур бу гамәлләре өчен бары тик бер тапкыр гына җавапка тартылды. Суд карары буенча, аңа 5 мең сум штраф яздылар, әмма ул акчаны да ул миңа түгел, ә дәүләткә түләргә тиеш иде… Шәрифуллин ата-аналар хокукыннан мәхрүм, әмма ул судлар аша бу хокукын кире кайтарырга тели…

Кызганычка каршы, законнар бездә тиешле дәрәҗәдә эшләми. Судка бирелгән гаризалар бөтенесе дә әле каралмаган… Аны хаман да тиеш булганча җаваплылыкка тартмыйлар.

Бу күпмегә сузылыр, билгесез. Кызганыч, безнең илдә хатын-кызларны якламыйлар. Матур сөйләүче ирләрне тыңлыйлар, ә ярдәмгә мохтаҗ булган хатын-кызларны түгел… Балаларга да авырга туры килә бит.

Бәлки безнең Татарстан депутатлары ярдәм сораучы хатыннарны ишетер һәм ярдәм итәр. Безнең көчебез генә җитми. Минем кебекләр аз түгел…»

 

 

Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллина Инстаграмыннан

Бәйле