Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Татарстанда чагыштырмача салкын төннәр һәм җылы көннәр булган коры һава торышы бу атнаның уртасына кадәр генә сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 18 мартта, республикага көньяктан килгән антициклон перифериясе йогынты ясаячак. Явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы төнлә -5 градуска кадәр һәм көндез +2дән +7 градуска кадәр булачак.

«Пәнҗешәмбе, 19 мартта, Татарстанга көнбатыштан чираттагы Атлантика циклонының атмосфера фронтлары килә», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15 метрдан 19 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -3…+2 градус, көндез +2дән +7 градуска кадәр була.

Җомга һәм шимбә, 20 һәм 21 мартта вакыты белән бераз явым-төшем булырга мөмкин. Кичен температура -4 тән +1 градуска кадәр, көндез +1дән +6 градуска кадәр булу фаразлана.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда ел башыннан бирле унҗиденче температура рекорды куелганлыгын хәбәр иткән иде.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле