«2 мең сумга яшәргә тырышам» — Әхтәм Сатыев тормышы [фото-видео]

-- Alfia

«Болгар радиосы»нда намаз вакыты җиткәндә азанны татар мәкаме белән әйтүче Актаныш районының Татар Ямаласы авылында яши. Суверенитет өчен көрәш елларында зур хыяллар белән яшәүче Әхтәм Сатыев.

Сөембикә манарасына менеп беренче азан әйтүче дә ул, манарага, обкомга байрак кадаучы да ул. Авылына кайтып ике яклы йорт салып яшәп ята. 8 мең пенсия алып яши. Бер өлеше машинага кредит каплауга китә, 6 мең сум банк тотып кала, 2 мең сумга яшәргә тырышам, ди.

— Ярдәм итүчеләрең бармы, Әхтәм абый?
— Бар. Аллаһ Тәгалә!

Әхтәм абый — бик матур, мөлаем кеше. Агыйдел буенда йорты, төрле үләннәр төнәтеп чәй эчеп, тәрәзә аша табигатькә карап сокланып яши. Китаплары бик күп. Яза, укый.

 

Мәгълүмат: tatlikay

 

Бәйле