Коронавируска бирешмәүчәнлекне арттыра торган ризыклар исемлеге билгеле

-- Alina

Ризык үзе коронавирусны кисәтә дә, аннан дәвалый да алмый анысы. Әмма, Испаниянең туклану һәм диетология академиясе белгечләре аңлатканча, организмның инфекциядән саклану, шулай ук чирдән соң торгызылу сәләте туклануга нык бәйле.

Шуңа күрә, белгечләр фикеренчә, организмны чир китереп чыгаручы микроорганизмнардан саклау өчен дөрес тукланырга кирәк.

Академия президенты Джузеппе Руссолилло сүзләренә караганда, бигрәк тә инфекция котырган чорда җиләк-җимеш, яшелчә (пребиотиклар чыганагы), вакланмаган ярмадан пешерелгән ботка, майсыз ит, балык, йомырка, сөт ризыклары (пробиотиклар чыганагы) табыннан өзелмәскә тиеш. Балык, чикләвек һәм зәйтүн маена (май кислоталары – омега3 күп микъдарда тупланган) аерым игътибар бирү шарт. Белгеч әйтүенчә, бу ризыклар ялкынсынуга каршы көрәшү үзенчәлегенә ия. Димәк, иммунитетны ныгыта, дигән сүз. Шулай ук туйганчы йоклау, физик активлык, зарарлы гадәтләрдән котылу да организмның чиргә бирешмәвен арттыруга ярдәм итә, ди ул.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле