«Мәсхәрә итү дүрт сәгать дәвам итә…»

-- Alina

Бу коточкыч хәл Башкортстанның Иглин районында булган. 32 яшьлек хатынны үз йортында көчләгәннәр. Бу хәл турында «КП-Уфа» басмасы үзенең полиция чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Барысы да узган якшәмбедә, 15 мартта булган. Яшь әни үзенең танышын кунакка чакыра. Бер-ике чәркә алкогольдән соң ир хайванга әверелә һәм хатынга һөҗүм итә. Мәсхәрә итү дүрт сәгать дәвам итә.

Хәзерге вакытта шикләнелүче кулга алынган. Ул шул ук авылда яшәүче 52 яшьлек слесарь булып чыга. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Мәгълүмат Кызыл таң

Бәйле