Галимнәр коронавирусның төрле өслекләрдә саклану дәвамлылыгын ачыклаган

-- Alfia

Яңа коронавирус күп кенә әйберләрнең өслегендә 72 сәгатькә якын саклана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөек Британия галимнәренең The New England Journal of Medicine журналында дөнья күргән хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр пандемия китереп чыгарган SARS-CoV-2 вирусы һәм аңа кадәрге SARS-CoV-1 вирусының ничек таралуын төрле шартларда чагыштырган. Ике вирус та бертөрле диярлек тәэсир итә, алар, мисал өчен, катыргы һәм бакырга караганда тутыкмый торган корыч һәм пластикта озаграк саклана.

Галимнәр ачыклаганча, һавада вирус өч сәгатькә якын яши. Димәк, инфекция һава аша да йогарга мөмкин.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле