Россия пациентының коронавирус белән үлү сәбәбе нәрсә булуы ачыкланган

-- Alfia

Россия пациентының коронавирус белән үлүенең сәбәбе өзелгән тромб булган. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясен кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча оператив штабның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәбәрдә Мәскәүнең баш патологоанатомы, медицина фәннәре докторы, профессор Олег Зайратьянц хәбәр иткәнчә, секциягә җибәрелгән диагноз, чыннан да, вируслы пневмонияне күрсәткән. Әмма мәетне яргач, 79 яшьлек хатын-кызның үлүе өзелгән тромб аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланган.

«Пациентка пневмониянең башлангыч билгеләре белән хастаханәгә салынуга һәм исән чагында коронавирус инфекциясенә анализның уңай нәтиҗәсе раслануга карамастан, үлем сәбәбе пневмония түгел, ә ике яклы үпкә артериясенең тромбоэмболиясе булды», — дип хәбәр итә патологоанатом.

Аның сүзләренчә, пациент үлеме вакытында үпкәләрдә бернинди үзгәрешләр булмаган. Хатын-кызның шикәр диабеты, цереброваскуляр авыру һәм йөрәкнең ишемик авыруы кебек авыр хроник авырулары да расланган.

Элегрәк «Татар-информ» Россиядә коронавируслы беренче пациент хатын-кыз вафат булуын хәбәр иткән иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле