Коранавирус белән дөньядагы икътисади тотрыклылык чәлпәрәмә килде. Эшмәкәрләр авыр чорга керде, кемдер исән калачак, кемдер юк. Өстәвенә Русиядә доллар белән евроның кыйбатлануы да күпләрне аяктан ега. Азатлык эшмәкәрләр белән аралашып, аларның хәлләрен сорашты. Барысы да зыян күрүен сөйли.
Коронавирус тормышка көтелмәгән үзгәрешләр кертә. Кичә гөрләп торган стадионнар бүген буш, кеше чират торган кафе-рестораннар ишекләре ябык, фитнесс клублар эшләми, театр артистлары, җырчылар online режимга күчте. Тормыш туктап калды. Бу АКШ, Европа илләрендә шулай.
Русиядә әлегә карантин юк, әмма һавада шом бар. Кибет, даруханәләрдә кешеләр, бәлки, ризыкка бәяләр күтәрелер, карантин булса, өйдән чыга алмасам дигән курку белән чират торып, ризык һәм дару алганда җырчы, артистлар, кафе-ресторан хуҗалары, туристик ширкәтләр коронавирус аркасында килгән акчалата зыянның күләмен күз алдына китерергә тырыша.
Азатлык аш-су, туризм, шоу-бизнес тармагында эшләүчеләр белән аралашып, коронавирус таралу вазгыятендә аларның нинди киртәләр белән очрашканын, нинди зыян күрүен һәм нәрсәгә әзерләнүен белеште.
Ресторан, кафелар карантинга әзерләнә генә
Русиядә карантин юк, җәмәгать туклану урыннары эшләвен дәвам итә. Мәскәүдәге рестораторлар кеше аз йөри башлады, керем кими дип зар еласа, казаннар әлегә коткыга бирелергә сәбәп юк диләр. Әмма барысы да диярлек һигиена, дезинфекция чараларын катгый үтәргә туры килә, моны күрәбез дип сөйләделәр.
«Кыстыбый»фастфуд челтәре хуҗасы Елена Кофонова, карантин режимы кертелсә, курьер хезмәтенә күчәбез, әмма бу безнең керемне киметәчәк, дип сөйләде Азатлыкка.
— Кафега килүчеләр кимеде дия алмыйм. Әлегә сизелми. Әмма хәлләр кискенләшә барса, кафеларның бушап калу куркынычы бар. Борчылабыз, әлбәттә, бу бит безнең төп керем. Шулай да без курьерлар хезмәтен җайга салырга тырышабыз. Әмма ул кадәр курьер да юк әле! Сайтны яңартабыз, яңа каплар барлыкка килде. Эш режимы да үзгәрәчәк. Менюга иммунитетны ныгытыр өчен С витаминлы махсус эчемлекләр дә керттек. Һәр килүчене аскорбин кислотасы белән сыйлаячакбыз.
Хезмәткәрләребезне дә даими тикшерәбез. Барысына да битлек кидерер идек, әмма битлекләр юк! Үзебез тегәбез. Кафеда кулларны ешрак юу, дезинфекция чараларын уздырабыз.
Карантин нинди булыр, озаккамы – билгесез. Бина да бар бит әле, аренда өчен түлисе. Керем юк, ә чыгым артачак. Карантин – мөһим чара, әмма эшмәкәрләр бөлгенлеккә төшмәс өчен хакимият бу вакыт аралыгына салымнарны киметү тәкъдимен дә уйласын иде. Бик яхшы булышыр иде ул.
«Катык» рестораны хуҗасы Элвира Йосыпова Азатлыкка әйтүенчә, планлаштырылган берничә банкет, чара булмаячак. «Алдан түләнгән акча кире ияләренә кайтарылды, коронавирустан булган акчалата зыянны саный башладык», диде ул.
— Чынында хәлләр әйбәт дип әйтеп булмый. Мәсәлән, бу атнада гына берничә банкетлы чара булырга тиеш иде, алар уздырылмаячак. Бездә туйлар да уза. Чит илдән кунаклары килергә тиешле туй бер айга кичектерелде. Башкалар да аптырашта. Күчерерләр иде тантанасын, алга таба җәдвал тулы, беркайда да буш түгел заллар. Уздырсаң да, куркыныч.
Без бит «Катык»ның яңа хуҗалары, яңа гына барысын да җайга салган идек, кеше йөри башлады, ниһаять дип куанган идек. Әле аларның саны кинәт кимеде дип әйтеп булмады, әмма алга таба ни булачагын белеп булмый. Шулай да, чамалыйбыз. Дөрес, безнең төп керем банкетлар, туйлардан булса да, без ризыкларны үзебез җитештереп сатабыз. Әзер продукцияне дә, ярымфабрикатларны да курьерлар аша сата алачакбыз. Бу, аз булса да, безгә ярдәм итәр иде.
Кеше килә икән, антисептик белән кулларын ышкырга тиеш, аннары аларны турыдан-туры бәдрәфкә озатабыз, кунаклар кулларын юарга тиеш. Бу – безнең таләп. Бәдрәфтән соң да без кулларны антисептик белән эшкәртергә тәкъдим итәбез. Килүчеләр дә, безнең хезмәткәр дә кулларын дезинфекцияләмәгән килеш бернигә дә тотынырга тиеш түгел. Хезмәткәрләр перчатка, битлек кия. Кичә бөтен бинаны юып, дезинфекцияләдек, меню, чек китаплары эшкәртелде. Әлегә бер мөштәри дә ник бу кадәр куллар юу, ышку кирәк дип зарланмады. Барысы да моның мөһимлеген аңлый, рәхмәт әйтә.
Өстәлләрнең бер өлеше алып куелды, һәр өстәл арасында кимендә бер-ике метр аралык бар. Дезинфекция сыекчалары да, битлекләр дә чынында алтын урынына. Шәһәр мондый хәлгә әзер түгел иде. Тагын алыр идек, әмма алар инде юк.
Доллар, евро да артты. Борчылабыз, бизнесның тез астына китереп сугу. Бөтен әйбергә дә хаклар артачак.
«Apollo»кафесы хуҗасы Рамил Тимерханов,карантинга күчкән очракта курьер хезмәтен җайга салырга туры киләчәк, әмма бу хәлдә бизнесны алып бару авырлашачак дип сөйләде.
— Кеше кафега әле килә. Мин бер атна элек хәлләр бу кадәргә җитәр дип уйламаган идем, ышанмадым. Хәзер инде җитди икәнен аңладым, укыйм бу турыда. Кунаклар арасында коткыга бирелүчеләр юк. Мин һәр килүчене беләм, һәрберсе белән кул биреп күрешә идек, хәзер менә бу гадәт бетте. Куллар юарга урын бар, өстәлләр барысы да дезинфекцияләнә. Хезмәткәрләр температурасын тикшереп торабыз, салкын тию сизелә икән – эшкә килми. Барысы да аңлап кабул итә.
Кибетләрдә ризык сыдырылып сатып алынуын да күзәтәм, продукция белән тәэмин итүчеләр белән сөйләштем, кытлык юк дип ышандырдылар.
Әлбәттә, шомландыра бераз. Карантинга ябылуга алдан әзерләнеп тә булмый бит. Бина арендада, әле аның хуҗасы белән дә килешергә туры киләчәк. Минем дә хәлләр мөшкелләнәчәк, хезмәткәрләр дә эшсез кала. Ябылырга мәҗбүр ителеп, курьер хезмәте калса, бу эшне җайга салып аны үстерербез дип уйлыйм.
«Туризм тармагы аякка баса алмаска да мөмкин»
Туризм коронавирустан иң зур зыян күрүче тармак санала. Чикләр ябылды, очкычлар очмый, һава ширкәтләре, туроператорлар, кунакханәләр һәм аларга бәйле бизнес зар елый. Алар коронавирус хакимият тарафыннан форс-мажор очрагы буларак кабул ителеп, ярдәм кулы сузар дип ышана. Русиядән Европа, Азия илләренә юлламалары булган туристларны һава аланнарыннан кире борып кайтарып җибәрү очраклары булды, кемдер яз-җәйгә алган юлламалары янар дип курка.
«Турагенство № 1» туристик агентлыгы менеджеры Ландыш Капранова Азатлыкка юлламалар сату тукталуын, юллама алган кешеләрнең акчаны кире кайтарырга тырашуын сөйләде.
— Соңгы бер атнада без бер юллама да сата алмадык. Беркем дә броньнар ясамый. Ә элегрәк җәйгә-көзгә бронь ясатканнар хәзер килеп килешүне өзә. Куркалар, алар штраф түләргә дә әзер. Туроператорлар халыкны тынычландырыгыз, килешүне өзмәскә өндәгез ди. Чөнки илне япсалар, юллама акчаларын барыбер тулысынча кайтаралар, ләкин хафага бирелгән кешеләр барыбер килешүне өзә. Атна буе бары тик шул эш белән шөгыльләнәбез.
Туристик агентлыкка ни кадәр зыян килгәнен әле санамадык. Бездән юллама алучылар башта 50 процентын, калганын соңыннан түли. Шуңа, зыянны соңыннан гына саный алачакбыз. Доминикана, Италия, Кытайга кыйбатлы юллама алучылар бар иде. Аларга акчаны тулысынча кайтарырга туры килде. Безгә бернинди файдасы калмады. Хәзер керем юк, хәтта зыянга эшлибез. Бер менеджер көненә ике-өч тур сата. Уртача көненә менеджер 10 мең сум акча эшли ала. Аренда, салым чыгымнарын исәптә тотмаганда.
Күп еллар туристик юлламалар сату белән шөгыльләнгән»ИП Саетова» мөдире Влада Сәетова көн дәвамында йә коронавируска бәйле вазгыятьне, йә доллар белән евроның артуны күзәтеп чәчләре үрә торуын әйтә. Туризм тармагы чыннан да бик авыр чор кичерә, дип сөйләде ул.
— Мәгълүмат шулкадәр тиз үзгәрә, аңлап өлгермибез. 16 мартта Казаннан Доминикан Республикасына туристлар очарга тиеш иде. Һава аланында очкыч кузгалмаячак, чөнки туристлар өчен чикләр ябылды дип игълан ителде. Кичен исә чикләр ачык, диләр. Туристлар аптырашта, нишләргә белми, әмма янәдән тагын чикләр ябылды дип әйтелде. Апрель, май айларында Берләшкән гарәп әмирлекләренә, Вьетнамга барырга тиешләр иде, күп юлламалар сатылды, әмма аларның чикләре дә ябылды.
Туроператорлар ялга баруны көзгә калдыруны тәкъдим итә, юллама долларның элекке курсы белән алынган икән, шул бәяне калдырырга риза. Икенче вариант – юнәлешне алмаштыру. Тик илләрнең чикләре ябык. Өченчесе – юлламалар акчасын кире туристларга кайтару. Әмма бу очракта турислар да, турагентлар да акчаны тулысынча кайтарып булуына ышанмыйбыз. Чөнки әлеге очракта туроператор да, туристларны каршы алучы да, аларга бәйле бизнес тармагы да гаепле түгел. Нишләргә? Мин туристларга акчаны туроператорларда депозит буларак калдыруны тәкъдим итәм. Май аенда үзем дә Төркиягә барырга тиеш идем, әле чикләр ябык, әмма алда ни буласы билгесез. Барысы да яхшы була икән, очармын, юк икән, көзгә калдырам.
Вак туроператорлар, яки бер юнәлештә генә эшләүче туроператорлар банкортлыкка чыгачак. «Ростуризм» хакимияткә туризм тармагына ярдәм сорап хат тапшырды. Европа илләрендә ярдәм кулы сузылды.
Шоу-бизнес: җырчы, тамада, алып баручылар нишләргә белми
Спорт, мәдәни чаралар уздыру тыелды. Күпләрнең гастрольләре туктап калды, сатып алынган билетларга акча кире кайтарыла. Алып баручылар, мәдәни чаралары булмый калган очракта, күпме акча ала алмый калам дип, зыянны санап утыра. Зурлап уздырылучы туйлар, юбилейларга, никахларга да карантин булса, тәмам эшсез калабыз дип борчылалар.
Гөлназ Сәфәрова Азатлыкка берничә хөкүмәт чарасы булмый калуын, туй белән юбилейлар да сорау астында булуын, бу аның төп керем булганга, мондый вазгыять кесәгә нык сугачак дип борчылуларын сөйләде.
— Коронавирус минем кебек кешеләрнең тормышын кискен үзгәртте. Зур дәүләт чаралары бер ай элек үк кичектерелә, баш тартулар башланды. Миңа сизелерлек булды бу. Әлегә туйлар, юбилейлар уза. Әмма мәчетләрдә, мәсәлән, никахлар уздыруга да рөхсәт булмаячак дип әйтелде. Яз, җәйгә шулай ук чаралар, туйлар бар иде, алар өчен миңа акчаның бер өлешен алдан түләп куйганнар иде. Әмма алар булырмы, юкмы шулай ук билгесез. Күп акча югалтам.
Акча гына түгел бит әле, менә бу атнаны мин туй уздырам. Күп кеше җыелган урында вирус эләктерермен дип борчылам. 100-150 кеше арасында авыручы булса, алар аны белмәскә дә мөмкин. Әни кеше дә бит әле мин, авырырга теләмим. Кешеләр гомумән чиргә ышанмый, кул селтиләр, карантинны да ял дип уйлый, эшкә бармый, ә сәүдә үзәкләрендә йөри. Бернинди дә җаваплылык юк.
«Мин» тапшыруын да әзерлергә кирәк. Без аны кибетләрдә, чәчтарашханәләрдә, кафеларда төшерәбез. Кеше күп йөргән урыннар, коллективым да бар бит, алар өчен дә куркам. Карантин булса, барысын да туктатабыз. Анысы да бетәчәк. Ярый ирем башка тармакта эшләүче дим, ә ирле-хатынлы кайберәүләр бергә җырлап йөреп акча эшли.
Концертлар, төрле спорт чаралары, юбилей, туйлар оештыручы Чулпан Хөббәтуллина да җырчылар, алып баручылар, артистлар курка дип сөйләде.
— Бер зур спорт чарасы булырга тиеш иде, аны тыйдылар. Аны уйламаска тырышам, әле юбилейлар, туйлар бар. Җырчылар, артистлар борчыла. Беренчедән, чараларга тоталь тыю булса, ничек акча эшләрбез дә, ничек яшәрбез дип хафаланалар. Икенчедән, чир эләктерергә куркалар. Чарага инде акча түләнгән, бер яктан – барырга кирәк, әмма анда вируслы кеше булмавына гарантия юк бит. Менә бер туй оештырам, курыкмыйсызмы дип сорадым. Уздырабыз, килергә куркучы кунаклар бар икән, килмәсләр дип кенә әйтте.
Эвент агентлыклар елый, маркетинг чаралары уздыра алар, мәсәлән, кешеләр килсен өчен сәүдә үзәкләрендә чаралар оештыра иде. Бетте болар. Акча юк дигән сүз. Алар эш юнәлешен ничек үзгәртер – белмим.
Юбилей, туйлар алып бару белән тормыш иткән Фәнил Вакказов бу шау-шу вакытлы дип уйлый. Бер ай эчендә барысы да тынычланыр, үз урынына кайтыр дип өметләнә ул.
— Әле сезон түгел. Болай да әлегә әллә ни күп түгел иде, яз, җәйгә планлаштырылган туйлар, юбилейлардан әле баш тартучы булмады. Бер-ике атнадан соң барысы да тыныр дип уйлыйм. Русиядә кешеләр шакшы түгел, чир ул кадәр таралмас дип уйлыйм. Әгәр туйлар, юбилейларга да тыю була икән, бик авырга туры киләчәк. Мин шуның белән генә акча эшлим. Моның бер яхшы ягы да бар: кешеләр бер тармакта гына эшләүнең начар булуын, төрле һөнәрне үзләштерергә кирәклеген аңлар дип уйлыйм.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан