Җырчы Иркә: «Дәшмим. Кызлар да шыпырт кына тыңларга өйрәнгәннәр…» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Иркә инстаграмда еш кына әти-әнисе, авыл турында кызыклы язмалары белән бүлешә килә. Бу юлы җырчы кызы Әминәнең авылда май язып утырган видеосын урнаштырып, әнисенә соклануын белдергән.

«Авыл иртәсе, үз мәшәкатенә чумган авыл иртәсе бу… Иртән уянгач та, әллә ничек оялып куясың, чөнки әнием инде урынында юк. Каяндыр абзар ягыннан әнинең җырлый-җырлый тавыклар ашатып йөргәнен ишетәсең… Әни күптән уянган, безнең күзгә күренми торган эшләрен күптән эшләгән. Мунча морҗасыннан төтен дә күренер-күренмәс кенә күтәрелә, димәк, инде мунча күптән ягылган… Хәзер әни керәчәк, тавыклар ашаткан буш табагын тотып. «Тордыңмы?», дигән сорауга җавапны көтеп тормыйча, миңа әзерләп куйган эшләрен тезеп китәчәк. Бу — әни, минем газиз әнием, аның һәр хәрәкәтен, әйткән сүзләрен өзелеп яратам, кадерле ул миңа… Эшне кушарга ярата, әгәр инде вакытында эшләмәсәң, үзе эшләп куя торган гадәте дә бар, менә монда без — балаларга бик оят инде, шуңа без эшне кушуга ук эшләргә өйрәнгән… Әнә минем кызларны да ул авыл эшенә өйрәтә. «Майны ипигә ягып ашарга яратасыз, каян килеп чыкканын да сез белергә тиеш», ди ул. Миңа бик кызык әнинең минем кызларны эшкә өйрәтүен карап тору. Дәшмим. Кызлар да шыпырт кына тыңларга өйрәнгәннәр… Вак-төяк авыл эшләрен инде җиренә җиткереп эшлиләр», дип яза җырчы Иркә һәм әнисенә хөрмәт хисен белдерә.

 

Мәгълүмат Иркәнең инстаграмыннан

 

Бәйле