Яман шеш белән көрәшүче Нурсинә Гайнуллина: «Аның ярдәмен тойгач, миндә яшәү теләге бетмәде»

-- Alina

Буада яшәүче Нурсинә Гайнуллинада – меланома. Тәнендәге миңе кинәт кенә үзгәргәч, баштарак ул моңа артык игътибар бирми. Ә тикшерелә башлагач, хәлнең катлаулы икәне ачыклана.

Ире белән алдан ук килешәләр: авыру турында беркемгә дә әйтмәскә. Хәтта улларына да сиздермиләр. Өч ел буе шулай яшиләр. Әмма акчасызлык серне ачарга мәҗбүр итә.

– Табиблар янына барганда, чир азган, дүртенче стадиягә җиткән иде. Ул чакта мин бөтенләй урынга егылдым. Әле ярый, ирем таяныч булды. Тормышымның иң авыр вакытларында беренче булып ярдәм кулы сузучы ул булды, – дип сөйли Нурсинә. – Бу авыру безнең гаиләне тагын да берләштерде. Ирем мине баладай тәрбияли башлады. Табиблар кушкан дарулардан тыш, ул  мине үзенчә дәвалады. Кишер, чөгендер сулары әзерләп бирде. Аның ярдәмен тойгач, миндә дә яшәү теләге бетмәде.

Бер кечкенә миңнән башланган авыру тиз тамыр җәя. Метастазалар тәнгә тарала, куллары шешеп чыга. Хәтта кулларын да кисмәкче булалар. Нурсинә каршы килә. Шөкер, дәвалана торгач, шеше кимеп, куллары үз хәленә кайта.

Гайнуллиннарга дәвалану кыйммәткә төшә. Җитмәсә, Нурсинә хөкүмәт биргән бушлай дарулардан да баш тарткан була. Шуңа да барлык чыгымнарны үзләренә күтәрергә туры килә. Җыйган акчалары беткәч, ире үз исеменә кредит рәсмиләштерә. Исән булсак, түләнер әле, диләр. Тик бар да без уйлаганча бармый шул. Нурсинәнең хәле авырайгач, иренә эштән китәргә туры килә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, гаиләдәге мәшәкатьләр өстенә кредит бурычлары да өелә.

– Үзебезчә җиңел уйладык. Янәсе, алабыз да тиз генә түлибез. Ике елын түләгәч, миңа операция ясадылар. Бер-бер артлы дүртне кичердем. Кыйммәтле дарулар эчәргә куштылар. Шулай итеп, бурычка баттык. Хәзер бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Әгәр ул кредит минем исемдә булса, хәлемне аңларлар иде. Ирем алгач, бераз катлаулырак. Хәзер банк безне судка бирде. Нәрсә булып бетәр, билгесез, – ди Нурсинә.

Аңа һич кенә дә борчылырга ярамый. Җанына тынычлыкны ул дин аша таба. Намазга баса. Өч ел буе дәвалану бушка китми. Дүртенче стадиядәге авыруының артка чигенгәне ачыклана. Соңгы тикшерелгәндә, өченче стадия дип кайтаралар. Нурсинә тереләсенә өметләнә. Әле аның алда күп эшләре бар. Ике улын өйләндереп, аларның балаларын сөясе килә.

Табиблар белән киңәшләшкәч, аны Санкт-Петербургка җибәрәләр. Чирнең сәбәбен табалар. Менә тагын яңадан дәваланырга чакыралар икән.

– Моннан тугыз ай элек миңа химия терапиясе билгеләделәр. Тик кирәкле дару юк иде. Шулчакта халыктан ярдәм сорадым. Миңа кемнәр генә булышмады! Алар ярдәме белән дәвалана алдым. Барлык якыннарыма, туганнарыма, дусларыма, хәтта бер дә белмәгән мәрхәмәтле кешеләргә газета аша чиксез рәхмәтемне җиткерәм, – ди ул. – Якташларым шушы араларда мине Санкт-Петербургка җибәрергә акча җыю өчен хәйрия концерты да уздырмакчы иде. Тик әлегә ул чара коронавирус аркасында туктатылып торды. Шуңа да анда барырга ярдәм итүегезне сорап, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Нурсинә Гайнуллинага булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

 Саклык банкы картасы: 2202 2008 5646 0264,

«Ак Барс» банкы картасы: 2200 5301 8274 3906.

 Сорауларыгыз булса, 89172531693 телефон номерына шалтырата аласыз.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле