Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы расланды

-- Alfia

Татарстан табиблары республикага чит илдән килгән һәм башка гражданнар белән элемтәгә кермәгән гражданнарда коронавирсның 5 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дүртесе – Татарстан халкы, бишенчесе – Россиянең башка төбәгеннән. Хәзерге вакытта барысы да республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, табиблар күзәтүендә», – диде ул.

Франциядән килгән ике кеше РКИБга аэропорттан китерелде.

Швейцариягә һәм Испаниягә сәфәрдән соң тагын 3 кеше үз-үзен изоляцияләү режимында булган, хастаханәгә алар өйдән китерелгән.

“Барлык контактлы эш эшләнде, медицина күзәтүенә алынды. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, торышы канәгатьләнерлек, температурасы юк, авыру җиңел формада уза “, – дип билгеләп үтте Лилия Галимова.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә таҗ инфекциясенең 253 очрагы теркәлгән, бу сан Мәскәү һәм Санкт-Петербургта зур.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа типтагы таҗ таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Республиканың чит илләрдән кайткан барлык халкын кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин узарга чакыралар. Кайнар линия телефоны: 8 (800-22) 2-59-00.

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле