«Нишлибез?» — Гөлназ Асаева аптырашта калган

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Гөлназ Асаеваны соңгы вакыйгалар аптырашта калдырган. Ул инстаграмда язылучыларына мөрәҗәгать итеп, киңәш сораган.

«Дуслар, кызык та, кызганыч та замана килеп житте. Мин инде үзем тулаем ижат кешесе буларак, аптырашта калдым, чөнки минем белемем дә музыкаль, мин бүтән өлкәдә эшли алмыйм, ә ашыйсы килә. Бүгенге көндә барлык концертлар кичектерелде, димәк, финанс ягы да кимеде. Күп иптәшләремнең бу өлкәдә эшләгәннәрен белгәч, мин дә ныклы адым белән эшләргә булдым, чөнки мине үз-үземнән башка эт тә ашатмый, бу — факт. Кемнәргә тагын бу замана чире тиде? Нишлибез?», дип яза Гөлназ Асаева.

https://www.instagram.com/p/B-AIlZmqTGn/?igshid=al7ox9abo28r

 

Мәгълүмат Гөлназ Асаева инстаграмыннан

Бәйле