Казанга коронавирус белән авыручыларның кайсы рейс белән килүләре билгеле

-- Alfia

 Татарстан оператив штабы Казанга коронавирус белән авыручыларның кайсы рейс белән килүләрен әйтте.

Мәскәүдән Казанга килгән өч авиарейс: SU 1196 (12 мартта килде), SU 1276 (17 мартта) һәм SU 1278 (18 мартта) пассажирлары — риск зонасында. Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда, 024 М рейсында, 6нчы вагонда килгән.

Оператив штаб әлеге рейслар белән килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үзлектән изоляцияләнеп, өйдә торуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк.

Югарыда аталган рейсларның пассажирларын территориаль сырхауханәгә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорыйлар, ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле