Синоптиклар Татарстанда һава торышы начарлану турында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 23 мартта, республика территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм көндез юлларда бозлавык була.

Татарстанда иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан көчле җил булачак, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Казанда шулай ук көчле җил фаразлана.

Моннан тыш, Татарстанның аерым районнарында буран һәм бозлавык булачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле