Татарстанда тагын бер коронавирус авыруы ачыкланган

-- Alfia

Татарстанда тагын бер коронавирус Covid-19 авыруын ачыкладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Пациент хатын-кыз авыруны Аргентинадан, Мәскәү аша транзит белән алып килгән. Татарстанга әлеге хатын-кыз SU1278 рейсы белән очкан.

«Пациент республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина күзәтүендә. Үзен яхшы хис итә, температурасы юк», — диде Галимова.

Авыру хатын-кыз белән бер рейста самолетта очкан пассажирларны, шулай ук аның белән элемтәгә кергән кешеләрне коронавируска тикшергәннәр, дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле