«Аның үзенең кияүгә чыгасы килә, ләкин әйбәт кешесе юк бит»

-- Alfia

 Мин сезнең газетагыз аша апама кеше табып булмас микән дип өметләнәм. Аңа 35 яшь, Аллага тапшырып, барып чыкмас микән дип өметләнәм. Егетләр белән үзе бик танышмый ул болай, интернетларда кайчак утыргалый. Ләкин бер җүнле кеше дә таба алмый. Эшкә китә, эштән өйгә кайта – гел шул ике арада. Үземә җизни, апага ир табарга иде. Без Биектау районында яшибез. Апа үзе бик оялчан кеше, шуңа күрә мин сезгә үзем шалтыратырга булдым. 

Мин үзем дә сезнең газетагыз аша табыштым бит! Сезнең ярдәмегез белән үземә иптәш таптым. Минем турында белдерү газетагызда берәр ел элек басылып чыккан иде. Әти-әни белән яшим, пекарняда эшлим дип язган идем, чыгып китәсем килә дип яздым. Шуннан шалтыраттылар, таныштым, очраштым. Ошаган егет белән күрештек. Ул газетаны очраклы рәвештә генә алган булган. Караган да, минем номерны күреп, шалтыраткан да. Без озакламый очраштык та. Башта характерлар белән туры килмәгән сымак идек, аннары бу кеше кабаттан килеп төште яныма. Очраша башладык, йөреп киттек. Һәм менә кавыштык. Бер-беребезгә туры киләбез, холыклар да килеште, ул миннән дүрт кенә яшькә зуррак та.

Менә, Алла бирса, апамны да башлы-күзле итәсем килә. Үземнеке барып чыкты бит, хәзер апамны да таныштырырга телим, барып чыкса. Сезнең ярдәмегез белән таныштырырбыз дип өметләнәм. Газетагызны гел мактыйм инде, кешеләргә дә бирәм, укыгыз дим. Күп кешенең “Язмыш кочагы”ннан, “Адашкан мәхәббәтем”нән танышканнарын да ишеткәнем бар минем. Бик матур итеп торып киткән кешеләр бар, тормыш бит. Без дә менә никах укыттык. Газетагыз парсызлырны парлы итәргә бик ярдәм итә. Мин сезнең бөтен газеталарыгызны да яздырам, әниләр дә укый, күршеләргә дә бирәм, эшкә дә алып барам. Рәхәтләнеп укыйлар, алып кил генә диләр!

Апама 35-40 яшьләрдәге кеше кирәк, ул заводта эшли. Үзем дә әйтеп карыйм инде, интернеттан булса да эзләп кара дим. Андый әйберләрне өнәп бетерми шул, интернетта җүнле кеше юк анда ди. Ышанмый инде. Ә мин ышанам! Чөнки син өйдә утырып кына сиңа берәү дә килеп: “Мин килдем әле! Әйдә чык! Мин синең ирең булам, әйдә, әйдә! Кая син? Мине көтмәгән идегезме? Эһэһээй!” – дип эндәшмәячәк дип уйлыйм. Үзең активлык күрсәтмәсәң, сине беркем дә эзләп килмәячәк. Минем апа шундыйрак – ул “өй тавыгы”. Җилләнеп кер инде бераз дим, юк, эштән туры өйгә кайта. Аның үзенең кияүгә чыгасы килә, ләкин әйбәт кешесе юк бит. Төс-кыяфәткә дә матур гына ул, кара чәчле, көрән күзле. Егете генә юк. Ул авыл ягына бик риза булып бетми инде, шәһәр, район тирәсеннән берәр кеше булмасмы дип өметләнәбез.

Минем телефон: 8-95-34-83-33-63.

 

Мәгълүмат: beznen_avil

Бәйле