Татарстанлыларга карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерделәр

-- Alfia

Эчке эшләр министрлыгы татарстанлыларга карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерде. Бу хактагы мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында чыкты.

Республикада җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм карантинны үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән чаралар комплексы көчәйтелгән. Татарстан полициясе режим буенча каралган нормаларны үтәмәүнең һәр очрагын күзәтәчәк һәм теркәп барачак.

Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән кайтучылар үз-үзен изоляцияләргә тиешлеген искәртте. Бу гражданнар кайтулары турында Роспотребнадзорга хәбәр итәргә, 14 көн дәвамында өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән аралашмаска, ә авыру билгеләре булган очракта өйгә табиб чакырырга тиеш.

Карантин вакытында больничныйны дистацион рәвештә алырга мөмкин. Моның өчен көн саен 7.30-20.00 сәгатьләрдә Татарстанның оператив штабы базасындагы кайнар линиянең 8-800-222-59-00 бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Сәламәтлек саклау департаменты гаризасы буенча коронавирус инфекция әйләнә-тирәдәге кешеләргә куркыныч тудыра торган авырулар исемлегенә кертелгән.

Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә законны бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Әгәр кагыйдәләрне бозу аркасында кешеләр күпләп авырый икән, гаепле кеше 80 мең сумга кадәр штрафка тартылырга, өч елга кадәр билгеле вазифаларны үтәү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук бер елга кадәр мәҗбүри яки төзәтү эшләренә җәлеп итү яки ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Әгәр кагыйдәләрне бозу аркасында кеше гомере өзелсә, хокук бозучыга 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, ике елга кадәр төзәтү эшләре, биш елга кадәр мәҗбүри эшләр яки шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү яный.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм башка кешеләр гомерен куркыныч астына куймауны сорый. Карантин нормаларын һәм законны үтәмәүче гражданнар җаваплылыкка тартылачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле