Җырчы Чәчкә: «Ничек үксегәнемне белсәгез… Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Чәчкә үзен күптән борчыган мәсьәләгә ачыклык кертте. Бу аның кызының исеменә бәйле әйтелгән тәнкыйть сүзләренә җавап буларак яңгырады.

Чәчкә әйтүенчә, кызы туганнан бирле аның исеме турында төрле тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килгән. «Бу темага нокта куям! Сез Аллаh Тәгаләдән узып, ничек шундый сүзләр яза аласыз соң?
Кеше турында юньләп бернәрсә дә белмичә, нахак сүзләр яудыру дөресме икән?
Мин 28 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Ирек белән тормыш итә башладык, бергә концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы. Ләкин… балабыз юк иде. Баштарак ул сизелмәде, чаптык та чаптык. «Рабочая лошадь» кебек үзем рульда, үзем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергә алып барабыз… Ә күңел буш, эчемдә нидер житми. Чын хатын-кыз, ана булып камилләшмәвем минем йөрәгемне утә дә әрнетә иде.
«Хатын-кызның ботен матурлыгы, ботен күрке ана булуда», дип юкка гына язмаганнар бит. Болай да сызлаган ярама тоз салучылар күп булды. Алар инде иң якын кешеләр — туганнар, таныш-белешләр. «Бәби юкмы соң әле?», «Картаясың бит, бала кирәк».»Әлегә юк «, дип кенә әйтә идем. Ә эчтән ничек үксегәнемне белсәгез!
Күпме көннәр-төннәр мендәргә елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем…
Ирем гел тынычландыра иде: «Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсың», — дип шаяртып, күңелне күтәрергә тырыша иде», дип яза җырчы.

Чәчкә белдерүенчә, 3 елдан соң ул авырга уза һәм шуннан соң  иң бәхетле көннәре башлана. «2016 елның август аенда кызым дөньяга килде. Хисләремнең ничек ташып акканын сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Рәхмәт Раббыма! Ирем белән алдан сөйләшеп куйган Весна исемен бирдем. Ни өчен Весна диярсез.
Чөнки шушы балам — минем язым, хатын-кыз буларак чәчәк аттырган җимешем, мине яшәрткән һәм яшәткән иң зур бәхетем! Роддомнан чыгып, бераз вакыт үткәч, мәчеткә барып исем куштырдык — чын мөселман исемен!» — дип хис-кичерешләре белән бүлешә Чәчкә һәм бу исемне әйтмәячәген дә искәртә. Шулай ук ул башка мондый сораулар булмасына ышанып калуын җиткерә.

View this post on Instagram

‼️«БУ ТЕМАГА НОКТА КУЯМ»‼️ Кызым Веснага оч яшь тэ 6 ай. Менэ инде 3 ел да 6 ай буена мина интернетта кайбер кешелэр торле тэнкыйть сузлэре язалар. Мэсьэлэн: "Исем мени ул", "Урыс исеме кушкансын, татар исеме беткэнме эллэ", " Бестолковые родители", " Тилеме эллэ син?", " Балана мэктэптэ авыр булачак", " Балан бу исем белэн бэхетле булмаячак".. h.б.ш. СТОП! Сез Аллаh Тэгалэдэн узып ничек шундый сузлэр яза аласыз сон??? Кеше турында, юньлэп бернэрсэ дэ белмичэ, нахак сузлэр яудыру доресме икэн? Мин 28 яшемдэ кияугэ чыктым. Тормыш иптэшем Ирек белэн тормыш итэ башладык, бергэ концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы. Лэкин… балабыз юк иде. Баштарак ул сизелмэде, чаптык та чаптык. "Рабочая лошадь" кебек узем рульда, узем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергэ алып барабыз…. Э кунел буш, эчемдэ нидер житми. Чын хатын-кыз, АНА булып камиллэшмэвем минем йорэгемне утэ дэ эрнетэ иде. "Хатын-кызнын ботен матурлыгы, ботен курке АНА булуда" диеп юкка гына язмаганнар бит. Болай да сызлаган ярама тоз салучылар куп булды. Алар инде ин якын кешелэр — туганнар, таныш-белешлэр. " Бэби юкмы сон эле?", "Картаясын бит, бала кирэк", " Врачка барып куренегез", " Нишлэп хаман балагыз юкмыни?"… … "Элегэ юк ".. диеп кенэ эйтэ идем. Э эштэн ничек уксегэнемне белсэгез !…. Купме коннэр-тоннэр мендэргэ елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем… Ирем гел тынычландыра иде: "Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсын", -диеп шаяртып кунелне кутэрергэ тырыша иде. 3 ел балабыз булмады. Оч елдан сон тест 2 сызык курсэтте. ЫШАНМАДЫМ! Авырга узганымны белгэч, артык соенергэ дэ куркып йордем. Шуннан минем ин бэхетле коннэрем башланды! 2016 елнын август аенда кызым доньяга килде. Хислэремнен ничек ташып акканын суз белэн генэ эйтеп анлата алмыйм. Рэхмэт Раббыма! ВЕСНА , диеп , ирем белэн алдан сойлэшеп куйган исемне бирдем. Ни очен Весна, диярсез. Чонки шушы балам — минем ЯЗЫМ, хатын-кыз буларак чэчэк аттырган жимешем, мине яшэрткэн хэм яшэткэн ин зур бэхетем! Роддомнан чыгып бераз вакыт уткэч, мэчеткэ барып исем куштырдык — чын МОСЕЛМАН исемен! 👇👇👇ПРОДОЛЖЕНИЕ В КОММЕНТАРИЯХ👇👇👇

A post shared by ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya) on

 

Мәгълүмат җырчы Чәчкәнең инстаграмыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий