Күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин вафат [видео]

-- Alfia

 Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.

«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле