«Табынганы – Аллаһтан кала сәхнә иде булса кирәк» — Илшат Агиевны соңгы юлга озаттылар

-- Alfia

Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Бу сүзләрне әйтүе дә, язуы да авыр. Бүген 29 нчы яшендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, талантлы артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның яшәвенең гаме дә, яме дә – театр иде. Табынганы – Аллаһтан кала сәхнә иде булса кирәк», — дип яза театр.

Әлеге фаҗигане тасвирлаган ЮХИДИ хәбәренә караганда, 26 мартта 19 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 266 километрында өч машина катнашында зур юл һәлакәте була. 1987 елгы йөртүче утырган Тойота Камри машинасы каршы як юлга чыгып бер-бер артлы ике машинага бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә һәлак була.

Каршы як юлдан килүче әлеге ике машинаның беренчесендә – Богдан 211140-81 машинасында Илшат Агиев була. Ире янәшәсендә булган хатыны хәзерге вакытта — хастаханәдә.

Илшат Фәнзәви улы Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист.

Илшат Агиев театрның яңа гына тапшырылган, әле премьерасында да уйнаган. Театр ике көн элек кенә үзенең тарихи сәхнәсе белән хушлашты. Илшат җирле журналистларга үзләренең театр тормышы башланган сәхнә белән хушлашуы бик авыр булуы турында сөйләгән була.

 Әлмәт Татар дәүләт театры коллективы юл фаҗигасендә һәлак булган артист Илшат Агиев белән хушлашты. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итте.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле