«Һәлак булучылар бер атна элек кенә никахларын рәсмиләштергән булган…»

-- Alina

Бүген төнлә Караидел районында «Лада Гранта» руле артындагы 40 яшьлек ир дүрт җәяүлене бәрдергән.

Нәтиҗәдә, 21 яшьлек хатын вакыйга урынында үлгән. Соңрак дәваханәдә 23 яшьлек егет вафат булган Шулай ук авариядә 29 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек кыз зыян күрә.

Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар бер атна элек никахларын рәсмиләштергән булган. Автомобильдәге фаҗига вакытында пассажирлар сыйфатында дуслары белән күрше авылдан өйләренә кайтып барган.

Бер фараз буенча, сәфәр барышында ызгыш килеп чыккан, шуның нәтиҗәсендә машина йөртүче туктаган, дуслар машина юлына чыккан һәм аларны арттан килүче автомобиль бәргән.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле