Оренбург өлкәсендә коронавирус белән авыручы ир-атның гомере өзелгән

-- Alfia

Оренбургның йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы Бузулук шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек кеше үлгән. Ул Европада сәяхәт вакытында коронавирус йоктырган. Бу хакта өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Татьяна Савиновага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

27 март ир-атның хәле начарланган, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

«Кызганыч, Бузулукта чирләгән беренче авыру бүген иртән вафат булды. Тагын авыру йоктырган ике кешенең хәле уртача авырлыкта. Инфекция табылган малай исән-сау», — диде Савинова.

РИА Новостига Оренбург өлкәсе Хөкүмәтендә ир-атның хроник авырулардан җәфа чигүе турында хәбәр иткәннәр. Хәзер белгечләр аның үлеменең сәбәбен ачыклый.

Бузулук кешесе үз автомобилендә Европа илләре буйлап сәяхәт итә һәм Самара аша өенә кайта. Берничә көннән соң ул үзен начар хис итә башлый һәм докторларга мөрәҗәгать итә. Табиблар аңарда коронавирус тапкан, аның гаиләсенең алты әгъзасын хастаханәгә салганнар. Инфекцияне аның белән аралашкан малайда да табалар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 март көнне Кытайдан таралган COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуны пандемия дип игълан итте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, авыруны бөтен дөнья буенча 510 меңнән артык кеше йоктырган, 23,5 мең кеше үлгән.

Россиядә авыруларның гомуми саны 1036га җитте (шуларның 703е — Мәскәүдә), 45 кеше терелде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле