Коронавирус җәмгыятьне ничек үзгәртәчәк?

-- Alfia

Коронавирус җәмгыятьне ничек үзгәртәчәкПандемия вакытында кризиска каршы нинди чаралар күреләчәк«Волга» экспертлар клубы шул хакта онлайночрашу оештырды.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, республика буенча чикләүләр арта бара, бу тормышның һәр өлкәсенә дә кагыла. Ул күптән түгел Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә кабул ителгән чаралар турында да искә төшерде.

Сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү югары мәктәбе ректоры Гүзәл Улумбекова әйтүенчә, федераль һәм Татарстан дәрәҗәсендә саклык чаралары, тыюлар барысы да дөрес һәм халык куркынычсызлыгы өчен кабул ителә. Өйдә утыру, читтән торып эшләү режимына күчү, эшләми торган атна – болар барысы да чир таралуны киметәчәк. Күрелгән чаралар бәрабәренә сәламәтлек саклау тармагына да йөк азрак төшәчәк, сырхаулар күп булмас дип ышаналар.

– Чылбыр реакциясен искә төшерик. Вирус кешедән кешегә шулай күчә. Кайберәүләр чирне җиңел үткәреп җибәрә. Әмма авырулары булган кешеләргә махсус аппаратлар кирәк, төп авырлык шуңа бәйле. Авыручыларның 14-15 проценты хастаханәгә салуга мохтаҗ, – диде ул. Аның сүзләренчә, башка төрле сырхаулар барлыгын да онытмаска кирәк. Чирләр арасында коронавирус инфекциясе генә түгел бит.

Сәламәтлек саклау тармагы гына түгел, мондый вазгыятьтә дини оешмаларның да әһәмияте арта. Ник дисәң, кешенең рух саулыгы турында да кайгыртырга кирәк. «Бизнес һәм дәүләт элемтәләре лигасы» коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов шундый фикерен җиткерде.

– Коронавирустан 10 – 15 мең россияле чирләр, ә менә рухи сәламәтлек миллионнарча кешедә какшарга мөмкин, – диде ул. – Коткару квадраты: халык, хөкүмәт, социаль челтәрләр һәм дини иҗтимагый оешмалар. Бу Татарстан өчен аеруча мөһим.

Килеп туган вазгыятьтә кече һәм урта эшмәкәрлек тармагын да онытмыйлар. Алар өчен республикада махсус «кайнар линия» телефоны ачылды. Анда инде ике йөзләп шалтырату кабул ителгән. Тагын бер яңалык: кече һәм урта бизнес вәкилләренә дәүләт мөлкәте өчен аренда түләвен вакытлыча кичектерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев әйтте. Моңа өстәп, Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының акчасын арттыру да планлаштырыла

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Бәйле