«Кайтмады бит, кайтмады… Шулай, ана рәнҗеше төшмәс дип яшиме?»

-- Alina
Гайшәттәй улын көтеп ала алмады. Җәйнең соңгы ямен үзе белән ияртеп, бер иртәдә тып-тын гына бакыйлыкка күчте. Бөтен йоласын үтәп, хөрмәтләп аны соңгы юлга озатуны үз кызы кебек якын күргән, күршедә яшәгән Диләрә башкарды.

Җеназага карты-яше – бөтен авыл халкы диярлек җыелды. Гайшәттәйне бары изге күңелле, кеше хәленә керә белгән, үзенең соңгы телемен дә мохтаҗларга тараткан, гомере буе яхшылык кына кылып яшәгән “агәби” дип, рухына дога кылдылар; урынынының җәннәт түрләрендә булуын теләделәр. Әйе, Гайшәттәй җәннәттә булыр, Аллаһ боерса; башкача күзаллау мөмкин дә түгел.

– И-и… бигрәкләр дә көтте инде бәгырь итен. Кайтмады бит, кайтмады… Шулай, ана рәнҗеше төшмәс дип яшиме?..
– Бик тәүфыйклы бала иде үскән чакта, армиядән шулай катыланып кайтты ул.
– Сугышта булган дип сөйләгән иде Гайшәттәй мәрхүмә, кан белән үлем арасында калып, ниләр генә күрмәгәндер, бахыр… Ярый, ахыры хәерле булсын.

Кичен мал каршыларга чыккан күршеләр арасындагы хәбәрләшү һаман шул бер тирәдә әйләнде…
Гайшәттәйне иң кызганганы Диләрә булгандыр. Ул ананың бөтен хәсрәт-кичерешләрен, улы Гарифның чит җирләрдә (нинди генә дан казанган алдынгы булмасын) көчен юкка исраф итеп яшәүләрен авыр кабул итүен бөтен йөрәге белән тоя иде. Гайшәттәй кияүгә бик соң гына, яше кырыкны узгач кына чыга, улы Гарифны өлкәдәге Үзәк балалар тудыру йортына бер ай алдан барып, исән-имин табып кайта. Ләкин Гарифка тугыз яшь булгандыр, ире урман кискән җирендә фаҗигале төстә һәлак булгач, тагын бер бәби алып кайтмавына үкенә үкенүен.

– Монысын исәнлектә үстерик. Бик авыр таптың, бәбилим дип, мине тол калдыра күрмә, карчык. Малай бит! Мин разый шушы берәүгә, – дип ире юатканда, их, үзенчә эшләмәде! Ярый, хәзер шушы улының бәхете өчен яшәячәк – үлгән артыннан китеп булмый…

Үзләрен бик иртә ташлап киткән ирен гел хөрмәт белән генә искә алып, улы өчен әни дә, кирәк чакта кырыс әти дә булды Гәйшә. Гаделлеккә өйрәтте; ялганны үзе дә өнәмәде, аның иң начар гадәт икәнен Гариф улына да төшендерде. Гариф әнисенә игелекле бала булып үсте; трай тибеп, урам тузанын җилгәреп йөрмәде.
Яшелчәләргә суны бергә ташыган, кичләрен көтүдән сарык-бозауларны бергә каршылап йөргән, кыңгырау чәчәгедәй челтер тавышлы Диләрә Гарифны кечкенәдән яшерен генә яратып йөрде; үсә төшкәч, берүк сизмәсен дигәндәй, аңа туры карап сөйләшмәскә тырышты. Армиягә киткәндә ачылырга иде дә бит… юк инде… аңлашмадылар – вәгъдәләр куелмады.

Яшерен сер салды мине
Ак сагыш дәрьясына,
Җилләргә дә сөйли алмыйм –
Ут кабар дөньясына…

Озату кичәсенә Гариф классташларын, авыл хуҗалыгы училищесында бергә укыган иптәшләрен чакырган иде. Ул Диләрәнең бәйрәмнәрдә генә кия торган ак якалы чия-көрән төстәге күлмәктән, дулкынланып торган коңгырт чәчләрен зәвык белән матур итеп өскә җыеп керүен һәм әнисенә табынны башыннан азагына кадәр әзерләшеп йөрүен бары күрше һәм классташ булганга дип кабул итте. Диләрәнең моңсу гына аңа карап торуларын да, алдына аш тәлинкәсе куйганда битләренең алсуланып китүен дә, сүз сөйләгәндә үзен иң йотлыгып тыңлаганы – Диләрә булуын да күрмәде. Әнисе күрде… кызның йөрәгенең тибешен, хисләренең ихласлыгын күңеле белән тойды.

– Бар, Диләрә кызым, иптәшләрең белән бергә утыр, үзем дә җитешәм бит, бер дә ял күрмисең, – дигәненә Диләрә, башына бөркәнгән сары косынканы төзәткәләп:
– Соңыннан бергәләп утырып алырбыз, Гайшәттәй, – дип, чикләвек төшедәй яшерен өметен белгертте.
– Менә бит урын да бар. Кил, Диләрә. Гариф улым, син чакыр әле күрше кызын. Килешми бит инде, гел аяк өсте дә аяк өсте…

Гариф кызга бергә уйнап үскән дусты итеп карады. Бәләкәй чакларында гел бергә булсалар да, югары сыйныфларда Гариф, машина-техника белән җенләнеп, вакытын ындыр табагында һәм мастерскойларда уздыра торганга әйләнде. Хәер, анда бармаса да, бу яшьтә тау битендә “штандер”, “штраф”, “лапта” кебек уеннар уйнап йөрмәсләр бит инде… Диләрәнең әти-әнисе кызларына карата коры булдылар, кичләрен клубка да чыгармадылар:

– Укуыңны кара, мәктәпне бетергәч, йөрергә өлгерерсең – клуб качмый ул. Яхшы укып, алдагысын уйларга кирәк!
Диләрәнең аттестатында ике генә дүртле. Булса ни соң?! Барыбер аңа тегүчелек һөнәре ошый – әллә кая китеп тормады, райондагы училищега барды да керде. Болай, атна саен кайтып әнисенә йорт тирәсендә ярдәмләшә, Гайшәттәйгә кирәк-ярагын алып кайта.

– Бигрәкләр дә кешелекле баласың, бәхетләрең мулдан булсын, кызым. Кемнәргә уңган килен булып төшәргә язгандыр сиңа, – карчык аңа карата гел изге теләктә.
Кайчакта район үзәгеннән алар Гариф белән бергә кайтып төшәләр. Юлда сүз үзләренең укулары, кызыклы очраклар турында була. Диләрә мондый көннәрдә үзен иң бәхетле кеше итеп сизә, шаяра-көлә:

– Клубка да бергә чыгабызмы, Гариф? Барысына сөйләргә сүз булсын әле…
– Юктыр, ахры, җитешәлмәм. Мин агротехникадан рефератны язып бетерергә алдым, дүшәмбе тапшырасы.
– Һи-и… син аны ярты сәгатьтә эшләп бетерәсең инде…
…Армиягә китәсе егетләрне көтеп автобус зар булган. Менә, шаулашып, кулларына кара төстәге чемоданнар, төрле төсләрдәге чигүле кулъяулыклар тоткан, өсләренә бераз таушалганрак күлмәк-чалбарларын кигән, җылы киемнәрен чемодан өстенә сузып салган, үзләре бер карышка суырылып киткән никрутлар кереп тулдылар.

– Исән-имин генә йөр, балам!
– Барып җиткәч тә хәбәреңне сал…
– Үзеңне карап йөр, берүк әйберләреңне югалтма…
– Гариф, мин сиңа хат язармын, әниең белән бергә. Адресың билгеле булгач та, җавап язып җибәр.
Теләкләр күп булып, кайсы кемгә икәне дә төгәл аерылмады. Хәер, барысына да кагылышлы ич, колакларына элсеннәр…

Яшерен өметләр, һәр юлына сеңгән күз нурлары белән язылган хатлар ике елның көннәр-айларын санады. Әфган якларыннан дары исе сеңгән солдат хатлары коры язылса да, хат иясенең туган ягын, әнисен сагынуын белгерткән юллар да булгалый иде… Кайтырга санаулы көннәр калгач, Гариф армиядән соң үзенең иптәш малае белән туры аларның шәһәренә, заводка кайтасын әйтеп язды. Аңа шунда ук фатир бирелә икән. “Әнкәй, сине дә үз яныма алырмын, бергә шәһәрдә яшәрбез. Җитәр инде, коедан су ташып, утын ягып интегергә! Рәхәттә яшәрсең, әни…” дигәненә ана бик риза-бакый булмаса да, ул чаклы кайгырмадылар.

– Ярый, Диләрә кызым, ике елын көткәнне… тагын бераз сабыр итәрбез. Урнашыр да кайтыр. Ничек туган йортка кайтмый гына яшәп алып китсен, балакаем кайтыр… кайтыр, Аллаһ боерган булса…
Гариф армиядән соң өч ай үткәч кайтты. Үзе генә түгел. Янында – бал кашыгы белән кабып йотардай аксыл бөдрә чәчле сылу кыз. Бигрәкләр дә сылашып кына тора Гарифка. Татарча бер сүз аңламаса да, алсу иреннәре арасыннан ак энҗе тешләрен күрсәтеп, күк күлмәгендәге болын чәчәкләре кебек гел елмаеп кына тора, бичара… Гайшәттәйнең башта күз аллары караңгыланып китте, ничек эндәшергә белмәде. “Диләрә бәбкәм нишләр, и Ходаем!..”

Ә Диләрә бу вакытта клубның буш торган бер бүлмәсен юып, рәтләштереп, өйдәге тегү машинасын алып килеп ачкан мастерскоенда мәш килә иде. Бөтен авылдашларын сөендереп, ишек чаршавыннан башлап затлы күлмәкләргә кадәр текте. Кисүен дә үзе кисә, әле төрле фасоннар да уйлап чыгарырга оста… Уңдылар тегүчедән! Ләкин эш кенәгәсе дә бар бит әле: Диләрә мастерскоеның күрше бүлмәсендә генә урнашкан китапханәдә эштә исәпләнә. Китап алырга килүчеләр аны каян табасын беләләр… Вакыты белән ача, эш сәгате чыгу белән ике ишекне дә “шарт” бикли дә кайтып китә. Югыйсә төрлечә ишарәләп, күңел кылын тарткалап караучылар булды. Яшьрәк чакта да, аннан олыгая төшкәч тә, “чиләгенә күрә капкачы” дигәндәй, табылачак икән: буйдаклар гына түгел, гаилә мәшәкатьләренең сазгагыннан арынырга теләүчеләр дә килеп чыккалаячак. Диләрәнең җавабы һаман бер булачак: “ Адресны бутагансың, абзый, маҗараңны башка җирдән эзлә!”
– Гариф кайткан! Кәләше белән бергәләп!

Күлмәген киеп карарга дип килгән түбән очтагы хатынның сүзләре йөрәкне аркылыга телгәләп ташлады. Әйтәм аны, шәһәреннән бер дә хат язмады…

Дәвамы бар.

Зимфира Исламова
Мәгълүмат Өмет газетасы

Бәйле