Чума, җен-пәри, элекке коронавируслардан әби-бабайлар ничек саклана? — Белгеч Фәнзилә Җәүһәрова [видео]

-- Alina

Татарлар элек эпидемияләргә каршы нинди профилактика ысуллары кулланган? Халык язны нигә зарыгып көткән? Чир исемнәренә нигә табулар куелган? Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова лекциясеннән иң кызыклы биш фикерне тәкъдим итәбез.

26 март көнне «Әлбәттә» онлайн-проекты «Коронавирус һәм татар фольклоры» темасына лекция оештырды. Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова элек-электән килгән төрле эпидемияләрнең татар халык иҗатында, милли аңында ничек чагылганы турында сөйләде. Азатлык әлеге лекциядән 5 кызыклы фикерне аерып алды.

1. Татарда эпидемиягә каршы профилактика чаралары булган

Татар халкы, башка милләтләр кебек үк, үз тарихында ваба-үләтләр, төрле эпидемияләрне күп тапкыр кичергән. Халык үзенең мәдәниятен үзенчәлекле мантыйк белән корган, кайвакыт аңа сокланып куясын. Беренче чиратта, профилактика чаралары мәдәнияткә көчле кереп киткән. Үләт булмасын өчен, малга ул тимәсен өчен төрле чаралар, им-томнар, йолалар каралган. Беренче урында чирне булдырмау торган.

2. Яз һәм кояш чирләрне «җиңгән»

Халкыбыз чиргә мөнәсәбәтле язны гел үзенчәлекле кабул иткән. Ни өчен язны? Шушы ук хәзерге коронавируска бәйле карасак, еш кына төрле галимнәрнең «вирус кояш нурына, ультрафиолетка каршы тора алмый» дигән сүзләрен ишетәбез. Ягъни кояшның артуы — ул дөньяның чистартынуы, шул исәптән чирдән дә.

Кояшның да, табигатьнең дә күңелен күрергә кирәк, дип санаганнар. Ташу башландымы, чирләрне ташуга агызганнар, аның өчен су ияләренә корбан биргәннәр. Мәсәлән, бу теләкләр белән салам-агачтан ясалган курчак яндыру (бу гадәт себер татарларында булган), яки яңа ут йоласы гадәте булган.

Яңа ут йоласы Казан татарларында популяр булган, ул XX гасыр башына кадәр сакланган. Яңа ут булдыру асылында — яңа сезон, яңа цикл башлау. Моны үләттән саклану, әлеге дә баягы профилактика өчен башкарганнар. Яңа ут — борынгы мәгарәдә яшәгән кешеләр кебек, агачны агачка ышкып, өр-яңа ут тапканнар. Бу беренче көтү көнендә башкарылган. Бөтен кеше ул көнне учагын сүндергән, иске ут калырга тиеш булмаган. Һәм барысы да яңа утны үз өйләренә, мичләренә алып киткән. Шушы малны да әлеге ут төтене аша үткәргәннәр, малны да үләттән шулрәвешле саклаганнар.

Заманча тел белән әйткәндә, бу татарның үз «дезинфекция» ысулы дип тә әйтеп була. Хлорка, ультрафиолет лампалары әле юк, ләкин халыкның аңында менә шундый ысуллар яшәгән. Моннан тыш, дезинфекция чарасы булып сарымсак сабагын яндырып, аның исен чыгару, иснәтү дә булган.

3. Чир исемнәрен атамау гадәте бүген дә яши

Борынгы бабаларыбызда «чирнең җаны бар», ул безнең белән бергә яши, аның белән шаярырга ярамый дигән ышанулар яшәп килә. Шуннан чыгып, әлеге чирнең исемен атарга ярамый, аның күңелен күрергә кирәк дигән аңлау да яши. Шуңа бик күп чирләрнең исемнәре юк.

Бүгенге көндә дә, әйтик, онкология белән авырган кешеләр, якыннарыбыз бар икән, татар халкы аның исемен атамаска тырыша, «өч хәрефле чир» диючеләр дә бар. Ягъни, бүгенге көндә дә халыкта «исемен атасаң, чир сиңа якыная» дигән шик бар.

Хәзерге заманда да үләтләрдән курку саклана. Әйтик, догалар-теләкләрдә еш кына «яман сүзләрдән, яман чирләрдән, үләтләрдән сакла» дигән сүзләр очрый, чөнки ул һаман акылыбызда сакланып килгән төшенчә булып тора. Яшьләрдә бу булмаса да, олы буында саклана. Хәзерге эпидемия шунысы белән кызык, кояшны көтү гадәте бездә дә бар булып чыга, язны, җылыны көтәбез.

4. Төрле авыруларны халык күз тию дип аңлаткан

Адәм баласы нинди чирләрне кичерә ала, халык ул чирләрне белгән. Шуның иң популяры — күз тию, ул башка төрле авыруларга китергән дип саналган. Тик торганда кеше авырып киткән һәм егылган икән, кешегә күз тигән дип әйтелгән. Күз тиюдән күпсанлы имнәре һәм томнары булган, халык аларны әйткән.

Им-томнар — мифологик ышануларга тоташкан, халык иҗатының зур өлеше. Күбесенчә, алар саннар тылсымына ышануга нигезләнгән. Мисал өчен, 7 саны бик еш очрый. «Җиңе диңгез артында», «җиде утрауның уртасында…», «җиде баскычта тегесе бар», «җитмеш җиде икән» һәм башкасы. Шунысы кызык: әлеге им-томнарга, гадәттә, чиксезлек хас, ягъни җәяү барып җитмәслек, бик ерак урыннар тасвирлана. Мәгънәсе шул: чирне шул урыннарга озатырга кирәк, аны ераграк «куарга» кирәк.

Авыруларны юкка чыгару өчен еш кына мифологик персонажлар да күп кулланылган. Авыруны берәр кая җибәрү, кеше тәненнән чыгару процессында объект буларак төрле ияләр кулланыла: су хуҗасы Су бикә, җирдә яшәүче Җирән сакал һәм башкалар. Авыруларны шул рәвешле суга, җиргә «озатканнар».

5. Татарда чисталыкка омтылу нормалары яшәгән

Халыкта йортларны, мунчаларны чистарту гадәтләре дә кызыклы. Яз җитте икән, халык бар өйләрне, биналарны юып, чистартып чыккан. Хәзерге тел белән әйткәндә, бу — халыкның санитар-гигиена нормалары. Халыкта чисталыкны ярату көчле булган, җыештыруларга кирәкмәгән мәшәкать дип түгел, ә әһәмиятле гадәт дигән мөнәсәбәт яшәгән.

Өй юу белән бергә, йортның бөтен эчен, тәрәзәсен, тәрәзә пәрдәсен юу, ятак ятмалары, ястык тышлары, мендәрләрне барысын да кояшка чыгару, киптерү — бу яңадан шул ук кояш белән чистарту гадәтләре. Болары барысы да, әлеге дә баягы, профилактика чаралары. Ваба, төрле эпидемияләр вакытларында да бу чаралар кулланылган, чирне юкка чыгару максатыннан.

Аеруча чәчәк авыруы (оспа) бик куркыныч булган, ул хәтта XX гасырның беренче чирегендә дә булган. Ул авырудан тагаракларга салып, башта бер төрле, аннары икенче төрле суда тоту гадәтләре, үзенчә дезинфекция чаралары дигән хатирәләр бар. Чәчәк авыруы бик күпләрне алып киткән үләтләрнең берсе булган.

Чирне чыгару өчен им-том мисаллары

Олы Идел,
Олы Идел эчендә олы көймә,
Олы көймә эчендә кече көймә,
Кече көймә эчендә үрдәк,
Кече үрдәк эчендә алтын йомырка.
Кара җирдән яралган кара тамыр,
Кара тамырдан яралган кара йозак.
Алтын йомырка белән кара йозакка бәрдем.
Ачылса, йозак ачылсын.

* * *

Җиде кат җирнең астында
Җитмеш төрле алтын сарай эчендә
Җитмеш җиде төрле алтын таяк бардыр.
Җитмеш җиде төрле алтын таяк башында
Җитмеш җиде төрле алтын кызыл тургай бардыр.
Ул алтын кызыл тургайларның телләрен кайчан ничек бозсалар,
Эчәк бавырларын кайчан ничек боза алсалар,
Бу фәләннең дә әгъзаларын бозарга теләүче булса,
Ул эт кебек өреп йөрсен!

«Коронавирус һәм татар фольклоры» темасына лекцияне тулысынча монда карап була:

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле