Татарстанда кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте

-- Alfia

Татарстанда чит ил автомобиле кюветка төшеп киткән, бер кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, авария 29 март республиканың Мөслим районында булган. Гаять зур тизлектә хәрәкәт итүче автомобиль юл читенә очкан һәм кырда берничә тапкыр әйләнгән.

Нәтиҗәдә, бер кеше шунда ук һәлак булган, икенчесен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Зыян күргән өченче кеше дә хастаханәдә, аның хәле канәгатьләнерлек.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле