Рината Тей иренә зур ярдәм кирәк булуын әйтә [видео]

-- Лейла

Җырчы Рината Тэйның узган елда тормыш иптәше юл һаләкәтенә очрады. Әлеге көндә ире авыр хәлдә, түләүле реабилитация үзәгендә.

Рината инстаграм сәхифәсе аша укучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

«Мин шушы көнгә кадәр барысын да үзем хәл итәргә тырыштым. Әмма хәзер сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә телим. Мин беләм, хәзер барысы өчен дә иң яхшы вакыт түгел, әмма вәзгыять шундый ки, безгә ярдәм кирәк. Кызганычка каршы, озак вакыт бушлай дәваланырга рөхсәт ителми, һәм хәзер безгә түләүле реабилитация үтәргә туры килә. Атнага 40000гә якын акча китә. Тулысынча терелер өчен безгә тагын күпме вакыт кирәк булачагын белмибез.

Без теләсә нинди финанс ярдәмгә шат булачакбыз. Сәгыйрь аякка басып, тулы канлы тормыш белән яшәргә тели. Мин бу көн килеп җитәр дип ышанап.  Сезнең һәрберегезгә ярдәм өчен рәхмәтлебез. Аңлавыгызга һәм ярдәмегезгә бик өметләнәбез», – ди Рината Тей. Җырчы аларның уллары өйләренә кайткач әнисен генә түгел, ә сәламәт әтисен күрүен теләве турында әйтә.

Чыганак: Рината Тейның инстаграмы

Бәйле