Казанда полиция тыелган алты төрле матдә белән наркокурьерларны тоткарлый [видео]

-- Лейла

Казанда полиция тыелган алты төрле матдә белән наркокурьерларны тоткарлаган.

Казанда ЮХИДИ инспекторлары стационар полиция постларының берсендә «Тойота Аллион»автомобиле йөртүчесен һәм пассажирын тоткарлаган. Аларның автомобилендә алты төр наркотик табыла.

ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, автомобиль документларны тикшерү өчен туктатылган. Руль артында Новосибирскида яшәүче 40 яшьлек ир-ат булып чыга.

Документларны тикшергәндә инспекторлар ир-атның нык нервлануын һәм үзен шикле тотуын күреп ала. Автомобильне тикшерү турында карар кабул ителә. Машина йөртүче утыргычы астында «300» язуы белән ике свертка, багаж бүлегендә — төрле төстәге матдәле тугыз полимер пакет, шулай ук «200 меф» язулы сверткалар табылган. Сумкада ачык төстәге порошоксыман матдәле полиэтилен пакет табылган.

Экспертиза күрсәткәнчә, яшьләрдә  592,3 гр. гашиш, 227,1 гр. кокаин, 2017,8 гр. амфетамин, 1026,6 гр. КДМА, 395,7 гр. мефедрон-0,06 гр. ЛСД табыла. Барлыгы 4259,56 грамм наркотик табып алынган. «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак : Реальное время 

Бәйле