«Башыннан шайтаннарын чыгармыйча, әллә нинди дарулар салдырып та, айнымый ул кеше» [булган хәл] 

-- Alfia

Эчкечеләр белән интегеп яшәүчеләр бик күп, сезнең газетада да күп язалар алар. Әллә кайларга алып барыр идек диләр. Иң элек өшкерергә алып барырга кирәк! Өшкереп, башыннан шайтаннарын чыгармыйча, әллә нинди дарулар салдырып та, айнымый ул кеше. 

Безнең малай да аракы эчеп интектерде. Эчеп җәзалады, ни генә кычкырмый иде. Кырыктан узып, ни гомер эчеп җафалады бит! Бик каты нужалы кеше мин. Ничә кат өшкерергә алып бардык, аннары докторга алып бардык. Шуннан соң малай терелде, уңайланды. Әй, Аллам, гел икенче малай булды! Тфү-тфү, әйтмәгәнем булсын! Былтырдан бирле инде эчми. Хан заманында укылган правасы бар иде, шуны алмыйча йөри иде, аны барып алды! Акча биргәләп торабыз, без бит пенсиядә. Малай безне карый хәзер, әтисе инсультлы. Зур малай йортыбызга машина китереп куйган иде, монысы аны да уңайлады хәзер, утыра да чыгып китә. Кирәк урынга бара, илтә, акчаны биреп торам. Койма-капкалар беткән иде, быел җәй көне берүзе эшләп, шуларны рәтләде. Аллага шөкер генә дим!

Мәгълүмат: Язмыш кочагы

Бәйле