Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде

-- Alfia

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде. Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да чит илдән кайткан. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Гражданнар Швейцария һәм Италиядән кайтты. Аларның барысы да моңа кадәр өйдә карантинда медицина күзәтүе астында булган», — диде Галимова.

«Пациентларның хәле канәгатьләнерлек, температуралары юк», — дип өстәде ул.

Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиянең 73 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 2337 очрагы теркәлгән. 121 кеше терелгән. Татарстанда 19 очрак теркәлгән, бер пациент хастаханәдән чыгарылган.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле