Британия галимнәре коронавирусның тагын бер билгесен атый

-- Лейла

Ис  һәм тәм тоюны югалту яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның иң дөрес билгесе булырга мөмкин. Бөекбританиянең иң дәрәҗәле университетларының берсе Лондондагы Королева көллияте галимнәре үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый. Белгечләр британиялеләрнең симптомнары күзәткән.

Алынган мәгълүматларга караганда, соңрак COVID-19 ачыкланган пациентларның 60% ы ис һәм тәм тоюны югалту турында  әйткәннәр. Шул ук вакытта ис тою сәләтен югалту тискәре тестлы кешеләрнең 18% ында гына табылган.

 

«Безнең мәгълүматлар буенча, башка симптомнар белән бергә, ис һәм тәм тоюны югалткан кешеләрнең COVID-19 авыруын йоктыру ихтималы өч тапкыр югарырак, һәм шуңа күрә аларга чир таралуны киметү өчен җиде көн дәвамында мөстәкыйль рәвештә изоляцияләнергә кирәк», — дип кисәтә тикшерүче профессор Тим Спектор.

Чыганак: "БИЗНЕС Online"

Бәйле