Мәскәүле коронавирус инфекциясеннән дәвалана

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

10 март көнне Виталий Миронов хатыны белəн Барселона шəһəреннəн Русиягə кайтып төшкән. 3нче көнгә иртә белән аның тән температурасы 38.3 хәтле күтәрелгән. Тамак авырту, борыннан агу кебек билгеләр күзәтелә башлаган.

13 март көнне, температура күтәрелү белән, ул ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан. 30 минуттан соң ак саклагыч костюмнар кигән бригада килеп житкән. Виталийдан да, хатыныннан да анализ өчен кирәкле биоматериаллар алганнар. Анализ нәтижәләре 2- 3 көннән әзер була дигәннәр.

Тик инде якшәмбе көнне үк анализларның уңай булуын шалтыратып әйткәннәр һəм ашыгыч ярдәм бригадасы килеп, аны хастаханәгә алып киткән.

Виталийны Коммунарка хастаханəсенə алып килгәннәр.»Мине монда дәваламыйлар, чөнки, үзегез беләсез, коронавирус инфекциясеннән дару юк. Тамак чайкатырга Хлоргексидин һəм борынга салырга Риностоп бирәләр.
Беренче даруны җиденче көнгә генә китерделәр.
Дару чарасы һәм өстәмә гамәлләр турында мәгълүмат ала алмадым, белмичə эчəргə ашыкмадым», — дип яза Виталий Миронов үзенең инстаграм битендә.
Соңыннан табиблар делегациясе килеп, бу даруны эчәргə кирәкми, элеге этапта Арбидол да житә дип әйткәннәр.

30 март көнне Виталий 2 анализының да нәтиҗәләре тискәре булуын белә. Шул ук көнне, аны хастаханәдән чыгаралар.

Бүгенге көндə Виталий үзен бик яхшы хис итә. Бар табибларга зур рәхмәтен белдерә. Изоляция белән бәйле күрелгән чараларга житди карарга куша.

Киңәш тә язып калдырган: коры ютәл, авыр сулыш күзәтелсə, тирән сулыш алыгыз, 10 секунд тын алмыйча түзегез. Əгәр сулышны чыгарганда ютәл булса, тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Мәгълүмат Виталий Миронов Инстаграмыннан

Бәйле