Прозаик, шагыйрь, публицист Равил Вәлиев белән зур кайгы

-- Лейла

Озакка сузылган каты авырудан соң прозаик, шагыйрь, публицист Равил Вәлиев вафат булды.

Мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын…

Равил Вәли улы Вәлиев — татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).   Ул 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 1961—1964 елларда Равил Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли.

1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Равил Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле