Җырчы Динара Рәхимованы бүгенге көн шартларында да иҗат итәргә нәрсә илһамландыра? [видео]

-- Alfia
//Татар Тудей // Татар Бүген //

Бөтен дөнья коронавирус белән көрәшкәндә, кешеләр өйдә калырга мәҗбүр булганда, төрле негатив хәбәрләр таралганда җырчы Динара Рәхимова үзенә иҗат итәргә нинди матур эшләре илһам бирүен әйтте. Җырчы шулай ук үзенең шәхси тормышына кагылышлы сорауларга да ачыклык кертте.

«Мондый авыр вакытта күп нәрсә турында уйлана башлыйсың. Нәрсә эшләнгән, ә нәрсә әле алда. Үз эшеңнең нәтиҗәләренә таянып, үзеңә яңа максатлар куясың. Күпләр миннән «Хыял» концертын кайчан кабат куясың, дип сорыйлар. Бу мәсьләне хәл итү эшләре алып барыла. Сценарийны әзерләү башланды. Минем өчен бу бик җитди эш, чөнки мин әле гастролер түгел. Тик кирәкле бөтен көчемне куярга вәгъдә бирәм, чөнки элекке музыкаль проектымнан кадрлар караганда, мотивация арта. Ул вакытта концертыбыз белән картлар йортындагы кешеләргә ярдәм итүебезгә мин бик шат. Изге гамәлләр кылыгыз! Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз», дип яза Динара Рәхимова.

Динара Рәхимова әйтүенчә, аның шәхси тормышына кагылышлы сораулар да күбәйгән. Җырчы бу мәсьәләгә кагылышлы да үз җавабын җиткерде. «Еш кына «Серләремне җилләргә сөйлим» җырын кемгә багышлавым, шәхси тормышым турында сорыйлар. Мин ул җырны үземә багышладым. Интернет аркылы танышуларны хупламыйм. Вакыты җиткәч, үз насыйбымны табармын, дип уйлыйм, — ди Динара Рәхимова һәм шәхси тормышына кагылышлы сораулар белән борчымауларын үтенә.

 

Бәйле