Туберкулездан салына торган прививка коронавирус инфекциясеннән саклап калырга мөмкин

-- Alina

Чит ил галимнәре БЦЖ прививкаларының таралуы белән коронавирус белән авыручылар саны арасында элемтә тапкан. Əлегә Covid-19дан көчле зыян универсаль вакцинация кабул ителмәгән илләргә тия, шул исәптән Италия, Нидерланд һәм АКШ. Туберкулездан салына торган прививка безне коронавирус инфекциясеннән коткарырмы?

Австралия балалар фәнни институты галимнәре коронавирусны дәвалауның яңа ысулын сыный башлыйлар. Галимнәр фикеренчә, барыбызга таныш булган, туберкулездан салына торган прививка COVID-19тан саклап калырга мөмкин.
Учреждение сайтында билгеләнгән: тикшеренүчеләр фикеренчә, вакцина кешенең иммунитетын ныгыта, бу авыруның симптомнарын йомшартырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, фәнни хезмәткәрләр коронавируска каршы дарулар эшләү өчен күбрәк вакыт булачак.
Бу сынау COVID-19 симптомнарына каршы вакцинаның нәтиҗәлелеген тиешле дәрәҗәдә тикшерергә мөмкинлек бирәчәк һәм безнең герой-медхезмәткәрләребезнең тормышын саклап калырга ярдәм итә ала, — дип сөйләде профессор Кетрин Норт.

 

 

Мәгълүмат News.ru

Бәйле