Ял көннәре озайтылырмы?

-- Alina

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, ял көннәрен озайтырга чакырды.

“Ял көннәре атнасы коронавирус таралу тизлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк, әмма аның инкубация чоры 14 көн тәшкил итә. Вирусны тапшыру элемтәсе өзелү чоры да шул санга тапкыр булырга тиеш. Ундүрт көн, әлбәттә, җитәрлек түгел. Бу көннәр күбрәк булырга тиеш. Кабул ителгән адымнарның нәтиҗәсе булачак, әмма тиз арада түгел. Русия халкы күп, вирус та күбәя. Чикләү чараларын туктату, Русиядә COVID-19 авырулары санының алга таба артуы белән яный. Шуңа күрә карантин чорын дәвам итү, безнең алдагы бурычыбыз»,- дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.

Роспотребнадзор башлыгының чакыруын хөкүмәттә дә хупладылар. Вице-премьер Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, социаль дистанция чараларын, һәр конкрет төбәктәге вәзгыятьтән чыгып, озайтырга кирәк.

Фаткуллин Рәдиф.
Мәгълүмат РИА Новости

Бәйле