Коронавирус белән зарарланган Лев Лещенко россиялеләргә мөрәҗәгать итә

-- Лейла

COVID-19 зарарланган РСФСРның халык артисты Лев Лещенко Instagram сәхифәсендә россиялеләргә мөрәҗәгать итте.

Җырчы үзенең басмасында флешмоб белән ярдәм иткән һәм «Надежда»җырын башкарган иҗатын сөючеләргә рәхмәт белдерде. Лещенко шулай ук тиздән коронавирус белән хәл яхшырачак, дип билгеләп үтте.

“Ышаныгыз, без тиздән тереләчәкбез, бу дөнья һәрберебез өчен үзгәрәчәк, ә кыйммәтләр, ниһаять, чын мәгънәгә ия булачак»,-дип язган башкаручы.

Чыганак: mk.ru

Бәйле