Аферистлар коронавирус пандемиясе белән бәйле алдауның яңа схемасын уйлап таба

-- Лейла

Кибермошенниклар яңа коронавирус пандемиясе белән файдаланган һәм алдауның яңа схемасын уйлап тапкан. Челтәрдә зарарлы программа тараталар, ул  «COVID-19 вирусы турында официаль мәглумат” диеп аталган була.  Бу хакта вируска каршы программа эшләү белән шөгыльләнүче Eset компаниясендә сөйләделәр.

Яңа зарарлы кушымта “Windows Операцион системасы өчен COVID-19 Information” дип атала.

«Кулланучы, янәсе, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) фишинг сайтына эләгә, анда аңа COVID-19 турындагы яңалыкларны күзәтеп бару өчен программа йөкләргә тәкъдим ителә. Йөкләткән вакытта amazonaws.com сайтыннаy “вредоносное ПО” уранаша  — шул рәвешле, җинаятьчеләр Америка интернет-гигантының инфраструктурасын имитацияләргә омтыла, дип билгеләп үттеләр компаниядә», — дип язалар «Известия».

Караклыкның икенче ысулын “Касперский лабораториясе » дә ачыклаганнар.  Банк троян Ginp зарарлы телефонда Coronavirus Finder исеме астында веб-сәхифәне ача. Җайланма хуҗасына якын-тирәдә коронавирус йоктырган кешеләр бар, дип хәбәр итәләр. Аларның кайда икәнен булә өчен ул күпмедер акча түләргә тиеш.  Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр кулланучының банк картасы мәгълүматларын ала.

Чыганак: "БИЗНЕС Online" 

Бәйле